Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Милли һәм дини очрашу

Мари Иленең Бәрәңге бистәсе Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Очрашуга дин сабагы алучы мөслимәләр, төбәк тарихчылары, бистә активистлары килгән иде. Очрашуны мәчет имамы Рамил хәзрәт башлап җибәрде. Фәүзия Бәйрәмова Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы турында бик җентекле чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышын тарихи фактлар белән баетты, бу зур теманың үз иҗатында ничек чагылыш табуын сөйләде, ” Баһадиршаһ “, ” Гөләйза”, ” Кырык сырт”, “Күчем хан” әсәрләренә аерым тукталды. Тыңлаучылар Фәүзия Бәйрәмовага күп сораулар бирделәр, ул аларга үзенең китапларын бүләк итте, шигырьләрен укыды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева