Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Милли китапханә янына «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур композиция куелачак

Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган скульптур композиция буенча эш дәвам итә.

«Киләчәктә ул Казансу елгасы яры ягыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе территориясендә барлыкка киләчәк», – дип искәртә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Тулы гармонияле архитектур композиция формалаштыру өчен ТР Милли китапханәсендә булачак экспозиция скульпторлары өчен проект семинар-воркшопы узган.

Очрашуны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачкан. Ул билгеләп үткәнчә, без туган телләрне югалту куркынычы елдан-ел арта барган чорда яшибез, үз этник телен яхшы белгән кешеләр саны кими.

«Туган тел» шигыренә багышланган скульптур композиция буенча игълан ителгән конкурс нәтиҗәсез төгәлләнгән иде – комиссия лаеклы эшләрне билгели алмады.

https://tatar-inform.tatar/news/


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр