Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Милли китапханәдә Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган өчтомлык тәкъдим ителде

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгатьинституты «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» дип аталган өчтомлык тәкъдим итте.

Китапны тәкъдим итү кичәсе Милли китапханәдә узды. Бу проектны филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов җитәкләгән. Аның сүзләренчә, эш 2017 елда башланган. Китапның беренче өлеше 2018 елда чыккан.

«Без бик күп истәлекләргә таянып эшләдек. Бер үк факт төрле истәлекләрдә төрлечә яктыртыла, шуның өчен барлык фикерләрне күрсәтергә тырыштык. Шулай ук Тукай белән бәйле барлык урыннарны билгеләдек. Иҗатын яктыртканда да бөтен яктан күрсәтергә тырыштык. Бу китап Тукай турында гына түгел, гомумән татар мәдәнияты турында да килеп чыкты», — ди ул.

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина Тукай мирасының гуманитар фәннәрдән аерылгысыз булуы турында сөйләде. «Татар гуманитар фәне Тукай фәне булып үсеп бара. XX гасыр галимнәре Тукайның зур мирасын барлаган. Безнең гасырда да күп проектлар эшләнде. Бүгенге көндә Тукай фәнендә шушы өч томга керми калган бер факт, анализ яки исемне табуы бик авыр. Бу өчтомлык бүгенге фәндә мөмкин булган барлык мәгълүматны үз эченә ала», — диде ул.

Әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев «Китапта кимчелек күрмәдем, әйтергә кирәк, әле дә кайбер китапларда хаталар китә. Халыкка кирәкле зур эш эшләнгән. Хәзер Тукайны өйрәнүдән туктыйбызмы дигән сорау туарга мөмкин. Минемчә, Тукайны өйрәнү дәвам итәргә тиеш. 2016 елда чыккан Тукай энциклопедиясен рус һәм инглиз телендә дә чыгарырга кирәк дип саныйм», — ди ул.

“Татар-информ”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина