Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина Россиядә яшәүче татарлар дөньясында мәгълүм киң карашлы, тирән белемле тюрколог. Ул бүгенге көндә Төмән дәүләт университеты каршында ачылган “Тюркологиянең фәнни белем бирү Үзәге” директоры. Профессор Х.Ч. Алишина зур гыйлемлелек белән югары дәрәҗәдәге кешелек сыйфатларына ия булган сирәк очрый торган шәхесләрнең берсе, киң җәмәгатьчелектә абруйлы шәхес. Табигать биргән таланты, үтә тырышлыгы, җитезлеге, тормыш белән ныклы элемтә аны милләтебезнең рухи символына әверелгән галимнәр рәтенә куйды. Әгәр ул башкарган барлык эшләрне дә санап чыксак, бүген аның халык мәнфәгате, ил гаме белән яшәргә, үзе көч түгеп эшләргә өйрәнгән, инде аның күптән милләтебез горурлыгына әйләнгән күренекле галим-педагог булуын һәм халкыбызның туган телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын өйрәнү, телебезне баету һәм үстерү өчен нәтиҗәле эшләвен күзалларга мөмкин. Соңгы 10 елда гына филология фәненә әнә никадәр фән белгечләре – кандидатлар алып килде ул. 2014 елда “Х.Ч.Алишина: библиографик указатель” китабының җаваплы редакторы Төмән дәүләт университеты профессоры, тарих фәннәре докторы А.Г. Еманов “Начало Тюменской тюркологии” хезмәтендә: “Хәнисә Чәүдәт кызы Төмән дәүләт университетында тюркологиянең Чишмә башында тора. Аның инициативасы һәм булдыклылыгы, сәләтле булуы аркасында себер татарларының телен өйрәнү, укыту башланып китте, татар бүлеге ачылды, аның тырышлыгы, хезмәте белән Төмән дәүләт университеты библиотекасы каршында татар телендә фәнни нәфис әдәбият, мәктәпләр өчен дәреслекләр, укыту әсбаблары фонды булдырылды” – дип язып чыкты А. Г. Еманов һәм А. Г. Еманов “Хәнисә Алишина” дигән китап язып, аның фән өлкәсендә ирешкән казанышларына югары бәя бирде. Төмән өлкә Думасы һәм Хөкүмәте дә профессор Алишинаны Төмән дәүләт университетында татар тел гыйлемен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә нигез салучы галим дип таный. Фән һәм иҗтимагый эшчәнлегендәге тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен Төмән өлкәсе Думасының, Хөкүмәтенең, Төмән өлкәсе губернаторының, Төмән өлкәсе Милләтләр эше Комитетының “Мактау грамоталары”, “Рәхмәт хатлары”, кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнеп тора, “Тубыл педагогия институтының Мактаулы профессоры”, кебек Мактаулы исемнәр бизи аны. Казан аны аерым алып зурлый. Ул “Татарстан республикасының атказанган укытучысы” исеменә, “Казанның меңьеллыгы” һәм “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медаленә ия булды.
2014 елда Казан федераль университеты, Төмән дәүләт университеты профессоры Х.Ч. Алишинанны халыкара фәнни “Татарика” журналының редакция советына әгъза итеп кертә. Бөтендөнья татар конгрессының еллык утырышларына чакырылып тора. Татарның этник төркемнәре арасында дуслык элемтәләрен булдыручы, әдәбият, сәнгать таратучы Х.Ч. Алишинаны Мәскәү, Казан, Төмән, Тубыл хөкүмәте, чит илләрдәге Төрки дөнья зурдан таный.
Гомүмкешелек кыйммәтләрен тирән аңлаучы, бай рухлы, гадел, олы җанлы галимә Хәнисә Чәүдәт кызы белән хезмәттәшлек итүемә – язмышыма мең рәхмәтле. Халкыбызның милли горурлыгына әверелгән галимә Алишинаның ярдәмен тоеп тору үзе бәхет түгелмени? Ул мине язарга, иҗат итәргә, эшкә өйрәтте, алай гына түгел, Төмән өлкәсендәге генә түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә чыгып барган газета – журналларда, җыентыкларда минем эшчәнлегемә бәяләр язып барган дистәдән артык публицистик мәкаләләре белән мине Олы дөньяга танытты. Олы рәхмәтем Аңа, гаиләсенең, балаларының, оныкларының рәхәтен күреп озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Гомер мизгеленең матур бәйрәме
Кызык инде бу тормыш дигәнең, уйламаганда шаккатырып куя торган гадәте бар. Минем белән дә шулай булды. Көтмәгәндә, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина: “Ришат Сабирович белән Сезгә коляска (арба) алып барабыз”, – диюгә аптырап, каушап калдым. Картаеп, озак яшәү балаларыма бер мәшәкать булса, инде туган-кардәшкә, дус- ишләргә, милләтәшләремә дә мәшәкать китерер дип һич уйламаган идем, уңайсыз булып китте.
Килеп кергәч тә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Сабир улы Зиганшин: “Бу олы эшләр хөрмәтле Хәнисә Алишина инициативасы белән эшләнде. Җаны олының эше дә олы. Төбәгебездә Алишина кебек халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче бай күңелле, ярдәмчел җанлы тагын кем бар?” – дип сүз башлады. « »
Әйе, Хәнисә Алишина милләтебезнең асыл сыйфатларын үзендә туплаган – олы җанлы, кече күңелле, итагатьле, ярдәмчел, кешеләр өчен җанын да бүлеп бирергә әзер торучы милләт Анасы ул. Хәнисә Алишина – кабатланмас шәхес. Әмма аңа охшаш кешеләр күбрәк булсын иде. Әлбәттә, Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина чын мәгънәсендә милләт йөген төпкә җигелеп тартучы. Аллаһы Тәгалә аны шундый киң күңелле, олы җанлы, уңган изге бәндәсе итеп яраткан. Аның күңеле һәрвакыт кемгә дә булса изгелек эшләүдә. Гомерендә бер тапкыр да күрмәгән кеше ярдәм сорап ишек шакыса да, ул аны кире борып җибәрмәс, ярдәм итү юлларын эзләр. Иҗат кешеләренең күпме китабы аның мәрхәмәтле ярдәме аркасында дөнья күрде. Ике томлык “Туган як әдәбияты”, “Себердә татар мәгарифе (XX гасыр)” китаплары аның хәерхаһлыгы белән басылып халкыбызга барып җитте. Аның гадел, намуслы, ярдәмчел, яхшы күңелле, туры сүзле булуы аралашкан һәрбер кешедә иң җылы хисләр, тойгылар гына калдыра. Бергә эшләгән иптәшләре дә, аның эчкерсез ярдәменнән игелек күргән яшь фән белгечләре дә аның фән өлкәсендәге иҗат эшенә бик сизгер, зур җаваплылык тоеп, аларның үсүен кайгыртып торучы таләпчән фән галиме икәнен зурлап бәялиләр.
Хәнисә Алишина киң колачлы, рухи эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә җигелеп эшләүче галимә. Аның һәр хезмәте милли үзаңны уятуда һәм үстерүдә халкыбызны рухи яктан баетуга юнәлтелгән. Соңгы хезмәтләреннән берсе: “Күренекле кешеләр” циклы китапларын чыгарып баруы гына да күп нәрсә сөйли. Бу циклдагы китаплары өчен генә мин Хәнисә Чәүдәт кызына мең-меңнәрчә рәхмәтле.
Гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнеп язылган “Күренекле кешеләр” китаплары шәхестә милли үзаң тәрбияләүдә, дөньяга караш, уй- фикерләрне, рухи-әхлакый нормаларны формалаштыруда, милләтең белән горурлану хисе тәрбияләүдә, яшь буында әхлакый-эстетик тәрбия бирүдә мактауга лаек, файдалы хезмәт. Төбәгебездәге мәгърифәт-мәдәни, иҗтимагый сәяси тормышта милләт язмышын кайгыртып, татарның рухын барлау, үстерү юлында фидакарьләрчә
эшләүче “Күренекле кешеләр”не бөтен дөньяга танытудагы эшчәнлеге аның олы җанлылыгы, туган халкына тирән хөрмәте билгесе, милләтебезнең шәхесләре белән таныла.
Себер татарларының дан-шөһрәтен, гүзәллеген бөтен дөньяга таратуда, милләтебезнең рухи-әхлакый биеклеген күтәрүдә әйтеп бетергесез зур эшчәнлек бу. Мондый батырлыкны теләсә кем эшли алмый. Моның өчен Хәнисә Алишина кебек гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ихлас күңелле булу кирәк.
Халкыбызның милли горурлыгына әверелгән Хәнисә Чәүдәт кызының ярдәмен тоеп тору үзе бәхет түгелмени? Ул мине язарга, иҗат итәргә, эшкә өйрәтте, алай гына түгел, Төмән өлкәсе, Россиянең төрле төбәкләрендә чыгып барган газета-журналларда, җыентыкларда минем әдәби-мәдәни эшчәнлегемә бәяләмәләр язып барган дистәдән артык публицистик мәкаләләре белән мине Олы дөньяга – татар дөньясына танытты. Тирән эчтәлекле, соклану хисләре белән язылган мәкаләләрендә галимә Алишинаның никадәр ихласлык, никадәр ихтирам, хөрмәт хисләре ярылып ята.
Әдәби-мәдәни мирасыбызны күтәрүче хезмәтләре хакында нигезле фикерләрне укып, җылы хисләр кичереп, рухланып, тәэсирләнеп, дулкынланып утырам. Мин галимә Алишинаның никадәр бай рухлы, никадәр югары дәрәҗәдә кешелекле булуына сокланам. Олы рәхмәтем аңа. Төмән дәүләт университетында татар тел гыйлемен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә нигез салучы, замандашлары арасында зур хөрмәт, ихтирам казанган галим – мәгърифәтче Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина – бөтен барлыгы, асылы белән фән кешесе. Фәндә ул иң югары дәрәҗәләргә, исемнәргә ирешкән. Әмма ул һәрвакыт үзе булып кала бирә, үзен бик гади, тыйнак тота, “мин – минлек” – масаю, кешеләргә өстән карау аңа хас түгел, шул ук вакытта аның бөтен тормышыннан затлылык, зыялылык, әдәп сизелеп тора. Хәнисә Алишина киң колачлы, рухи эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә тирән эз калдырган шәхес. Әгәр аның төбәгебездә яшәүче милләтәшләребез өчен башкарган бөтен эшләрен дә санап чыксак, бүген аның халык мәнфәгате, ил гаме белән яшәүче галимә – педагог булуын күрербез.
Олы рәхмәтем
“Гомерем мизгелләре” бу китапта балачак, яшьлек еллары, эшләп йөргән елларның уңай, бәрәкәтле һәм тантаналы вакыйгаларын гына искә алдым. Болары язылганнары, ә күпме язылмаганнары?! Ә бит хәтердә никадәр якты истәлекләр. Алар мине гомерем буе озата киләләр.
Зирәк акыллы иҗатташ милләтәшләремнеңминем әдәби – мәдәни эшчәнлегем турында ихтирам беләнәйтелгән фикерләрен ишетү мине һәрвакыт илһамландырып трды һәм әнә шул якты хатирәләрне, истәлекләрне билгеле бер тәртипкә салыпкәгазы битенә төшереп калдыру фикере туды. Әлбәттә, минем яшьтәге кешегәбу эшне башкарып чыгу җиңел булмады. “Үзем турында” яза башлавым да иҗатташ дусларымның көч – күәт биреп,
Эшкә дәрләндереп торулары, һәрдаим ярдәм итүләре, аларның хәер – фатихасында булды.
Кемнәр алар? Эчкерсез, ярдәмчел, олы җанлы шәхесләр. Мин аларга мең рәхмәтле, аларның һәркайсы турында язып Сезне таныштырып китим.
Төмән өлкәсе татар милли – мәдәни тормышын әйдәп баручы, чын фән кешеләренә хас гади, олы җанлы абруйлы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина милләтәшләребезгә иман нуры иңдерүче искиткеч тыйнак, әүлиядәй намуслы, абруйлы, мәртәбәле шәхес .
Хәмит хәзрәт Алишин – милләт җанлы бу ике шәхес иң күркәм сыйфатлары белән күпләргә үрнәк, зыялы, бәхетле гаилә;
Кызылбаева Хәмдия Әхмәтъяр кызы халкыбызга хас күркәм сыйфатларның җанлы бергәүдәләнеше. Тырыш, ярдәмчел, омтылышлы, намуслы, оптимист шәхес;
Акъяр авылы китапхәнәсен җитәкләүче Розалия Раил кызы Кәримова күркәм холыклы, кешелекле, искиткеч игелекле, ярдәмчел, эшенә чын күңелдән бирелгән шәхес. Компьютерның, аның дизайнын мәгълүматлаштыру технологияләре буенча тирән белемле. Кайсы гына эшне алма, шул эшнең остасы.
Татарның рухын барлау, үстерү юлындафадакарьләргә эшләүче милләт җанлы зирәк шәхесләрнеңярдәме, күңел сафлыгы, һәрвакыт миңа хәерхаклы булулары эшендә зур ярдәм булды.
Мин искә алып киткән Алишиннар гаиләсе, Кызылбаева, Кәримовларның хәер – фатихасында дөнья күргән бу китабым өчен мин аларга мең рәхмәтле, эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, озын гомер кичерен, сау – сәламәт яшәсеннәр. Олы рәхмәтем Сезгә иҗатташ дусларым!
(Люция Хәбибуллина. “Гомерем мизгелләре» китабыннан.Төмән: Печатник, 2019.)