Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Михаил Худяков тарихы

Казан шәһәренең ” Язучы” нәшриятында әнә шул исемдәге китап басылып чыкты, анда Михаил Худяковның данлыклы ” Очерки по истории Казанского ханства ” хезмәте рус һәм татар телләрендә урын алган, шулай ук бу танылган галим, репрессия корбаны турында татар тарихчыларының язмалары дөнья күргән. “Михаил Худяков тарихы. История Михаила Худякова” дип аталган 700 битле бу саллы, затлы китап галимнең 130 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган, аны язучылар Газинур Морат һәм Әхәт Мушинский төзегән, кереш сүзне тарих фәннәре кандидаты Азат Ахунов язган. Болардан тыш китапта тарих фәннәре кандидатлары Булат Солтанбәков һәм Фәүзия Бәйрәмованың да Худяков турында мәкаләләре урын алган. Ә Михаил Худяковның ” Очерки по истории Казанского ханства ” китабын русчадан татарчага язучы Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән, шәп тәрҗемә иткән!Бу китапның дөнья күрүе мине аеруча сөендерде, үземнең ике мәкаләм басылган өчен генә түгел, ә Михаил Худяковның татар тарихы турында иң дөрес хезмәтенең кабат халыкка кайтуына сөендем мин! Югыйсә, аның бу хезмәтен соңгы вакытта шик астына алучылар да күренә башлады, имеш, Казанны басып алу алай явызларча булмаган икән, Худяков большевикларның социаль заказын үтәп, шулай арттырып язган, диләр. Михаил Худяков турында диплом эше язган һәм кандидатлык диссертациясе яклаган, аның турында 2 документаль китап авторы буларак, шуны әйтә алам – Худяковка карата бу гаепләүләр һич кенә дә дөреслеккә туры килми, чөнки ул бу хезмәтен инде большевикларга хәтле үк яза башлый. 1923 елда Казанда басылып чыккан “Очерки по истории Казанского ханства” китабына хәтле үк аның болгар- татар тарихы турында дистәләгән хезмәте дөнья күрә, аларның барысында да Худяков шушы позициядә тора. Замандаш рус тарихчыларында булган бөекдержавачылык вирусы анда юк, ул тарихка гаделлек күзлегеннән чыгып бәя бирә, ә гаделлек явызларча басып алынган татар халкы ягында була! Монда совет властеның, большевикларның бернинди дә катнашы юк, Худяков яңа сәяси вәзгыятьтән файдалана гына! Михаил Худяков тарихны ничек бар – шулай яза, моның өчен төрле телләрдә язылган йөзләгән чыганакны файдалана, шулардан чыгып, басып алучыларга карата гаепләү нәтиҗәсе ясый. Аларның хаксызлыгы Худяков өчен ачык, шунлыктан, аның позициясе анык, тарихка бәясе гадел. Әйе, патша заманында ул аларның явызлыклары турында болай ачыктан-ачык яза алмас иде, цензура аны сызар иде, үзен исә күзәтү астына алырлар иде. Ә патша хакимиятен бәреп төшергән яңа власть, үзләрен аклау өчен, баштагы елларда аларны тәнкыйтьләргә тулы ирек бирә, моннан татар язучылары да оста файдалана. Дөрес, утызынчы елларның икенче яртысында бу ишекләр ябыла, Казанны басып алган Явыз Иван Сталинның яраткан героена әйләнә, явызлыкны явызлык дип әйткән Михаил Худяков һәм башка гадел кешеләр атып үтерелә…

1936 елның 19 декабрендә ” халык дошманы” дип атып үтерелгән тарихчы Михаил Худяков 1957 елда аклана, әмма аның хезмәтләренең тулысынча халыкка кайтуы өчен әле бик күп еллар кирәк була. Һәм менә кайтып бетте, дигәндә дә, Худяков хезмәтләренә тагы ревизия башланырга тора, чөнки ул язган дөрес тарих хәзер күпләргә кирәкми, комачау итә. Имеш, без Казанны үзебез теләп биргәнбез, бернинди каршылык булмаган, ә Худяков артык хискә бирелеп киткән, социаль заказ үтәгән… Шулай дип әйтүчеләр үзләре бүгенгенең социаль заказын үтиләр түгелме соң? Һәм Казан ханлыгы, татар дәүләте өчен башларын салган, шәһит киткән әби- бабаларыбыз рухын рәнҗетәләр түгелме? Худяковның үзен дә, аның татарлар турында гадел хезмәтен дә түбәнәйтәләр түгелме?

Казанда, “Язучы” нәшриятында чыккан бу китап шуңа лаеклы җавап һәм рухи батырлык булып тора. Әфәрин, егетләр, дөрес тарихка дөрес бәя биргәнсез!

Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
13.02.25.


Язучылар