Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Менделеевск каласында Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

13 апрель көнне  Менделеевск каласының С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда язучы, Г.Тукай исемендәге премия иясе, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Чарада Факил Миңнемөхәммәт улы үзе, аның иҗатташ дуслары — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мөгаллим Дания Сибгатуллина һәм шагыйрь  Лилия Гыйбадуллина катнаштылар. Кичә Факил Миңнемөхәммәт улы иҗат иткән шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Нәгыйм улы Сәфәргалин да, чарада катнашып, сәламләү сүзләрен җиткерде. Тамашаны китапханәчеләр, мәктәп укучылары, мөгаллимнәр һ.б. хозур кылды. Бәйрәмне шәһәрнең татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова алып барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр