Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Марсель Галиев: «Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә – барыберме сезгә?» (ШИГЫРЬЛӘР)

Марсель Галиев

Бәгырь авазы

Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә –

Барыберме сезгә?

Безгә барыберме?!

Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә–

Барыберме сезгә?

Безгә барыберме?!

 

Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә –

Барыберме сезгә?

Безгә барыбермы?!

Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә–

Барыберме сезгә?

Безгә барыберме?!

 

Сөелсәк тә, сөрелсәк тә, сибелсәк тә –

Барыбермы сезгә?

Безгә барыбермы?!

Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә –

Барыберме сезгә?

Безгә барыберме?!

 

Учарланып, юашланган учакларның

Чал көлендә, бөгәрләнеп, калырбызмы?

 

Ут хәтере, гөлтләп сүнсә, су хәтере кала –

С у с ү р ә с е н аңлап, сабак алырбызмы?

Милләт дигән Ходай биргән таҗны җуеп,

Киләчәккә гидай булып барырбызмы?!

Барыберме сезгә?

Безгә барыберме?!

__________________________________________________

РЕСПУБЛИКАМ

Илем-җирем, диеп җырлар өчен,

Минем дә бит гадел хакым бар.

Зурлыгым ул минем, горурлыгым,

Шушы җирдә туган халкым бар.

 

Без яшисе заман – шундый заман:

Кабатланмас үзе бер дастан!

Җилкәннәрен җилгә ачкан кораб сыман,

Киләчәккә бара Татарстан!

 

Синдә күрәм Идел киңлекләрен,

Нурга күмеп, таңнар атканын.

Кылыч түгел, тыныч җилләр каксын

Изге капкаларың, Ватаным!

 

Ак сөлгеле көрәшчеләр рухы

Шаулы мәйданнарда калкына.

Иңне-иңгә куеп дәрман бирик

Максатларга тугры халкыма.

__________________________________________________

Яңабаштан

Дөнья шул кадәр киңәйде,

Адәмнәрнең шул киңлектән

Башы әйләнгән чагы.

Галәмдәге җисемнәр дә гүя

Кеп-кечкенә бильярд шары.

Гаҗәпләнү-сокланулар искердеме?

Һәммә кеше, үзен Алла итеп,

Үз-үзенә табынудан исердеме?!

 

Кабатланыр!

Һәр күңелнең сабый чагы

канат кагар,

Акыл җитмәс чиксезлектән

кеше арыр.

Үзе үстергән гөлгә, бәҗәкләргә

Сокланудан башлар.

«Тимерчеләр» койган шигырьләрдән арып,

Тын шигъриятькә кайтыр…

Яңабаштан!

__________________________________________________

Казанга мәдхия

Йәле Казан!

Туган телдә асыл таҗлы исем язам:

Ул — башкала, Ул — ташкала, ул син — К а з а н,

Күкләреңне нурландырсын моңлы азан.

Йәле Казан…

Хәтереңә иңрәп иңгән утлы казаң —

Җан тетрәтеп, манаралар ауган заман.

Айлы күгең убылмыйча калган аздан.

Йәле Казан…

Үз көлеңнән калыккансың кабат,Казан,

Алда тагын инде күпме сынау язган?!

Тәкъдир безгә фидаилар юлын сызган!

Йәле Казан…

Кодрәтләр ал, Нәүрүз туган һәммә яздан,

Татар рухын кәгъбә итү сиңа язган,

Раббы, шөкер, безнең яклы, әй фаразан!

Йәле Казан!

Идел-Йортны яңгыратып син дан казан,

Дастаннарда җырланырлык гамәл казган,

Мәңгелеккә яшьтәш булып яшә, К а з а н !

__________________________________________________

Бәһалеме татар башы?

Татар элек кыйммәт йөргән

Елдам Мәскәү базарында.

Кенәз, граф, морза булып,

Алган малын, даннарын да.

Рәсәйдә бер — дөнья корып,

Яшәп алган, киерелеп,

Кирәк дисә, тәхетне дә

Тота белгән, хас бирелеп.

Төшенгән дә Мәскәү ныклы

Дәүләт төзү хикмәтенә,

Калкыр өчен таянган ул

Тугры татар өммәтенә!

(Көче барда көчен сыгып,

Хезмәтенә меңне түлә).

Дала кебек ачык җанлы,

Ат йөрәкле, кайнар канлы, —

Гаделлектә тиңдәш бармы, —

Файдалан син бу татарны!

Хәзер инде заман узган,

Кенәз, морза туны тузган;

Җыйган малы, казганганы,

Аты- даны, затлы каны

Бүтән нәселләргә күчкән.

Санлау-бәя үзгә күптән.

Бүген Мәскәү базарында

Бүтән кавем — йөзек кашы!

Чөелсә дә, иелсә дә —

Арзан тора татар башы.

Йотыла ил хәтерендә

Ул күтәргән нигез ташы…

(“Ватаным Татарстан” газетасында басылды. 8 ноябрь 2020 ел)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева