Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Марат Кәбиров: 2FAN проектын яратучылар булыр, чөнки бүгенге көндә шигырьгә сусау бар

Татар язучысы Марат Кәбиров «Ялкын» журналы редакциясе башлап җибәргән, шигъри клиплардан торган 2FAN проекты халык күңелен яулап алыр дип фаразлады. Аның фикеренчә, халык бүген шигърияткә сусаган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Бу күренешкә мин бик уңай карыйм. Берничә ел элек үземдә дә шундый теләк бар иде. Әмма ул теләк килеш кенә калды, проектны чынга ашырырга өлгерә алмадым. Ә „Ялкын“ журналы бик матур, бик сыйфатлы итеп эшләгән. Эшләнгән эш бөтен әйбәт теләктән дә әйбәтрәк була. Әйбәт булмаса да ул эшләнгән эш була. Уңышлар телим. Яратучылар булачак дип уйлыйм», — диде ул.

Язучы шигърияткә, ихлас тойгыларга сусау барлыгын әйтте. «Соңгы елларда концертлар алып барганда мин бер чыгышымны гел шигырьләрдән генә эшли идем. Залда елап утыручылар да була иде. Ул шулай булырга тиештер дә. Кеше, нинди генә каты бәгырьле булса да, шигырьдән, ихлас тойгылардан башка яши алмый ул», — дип саный ул.

«Тормыш кырысрак, аяусызрак булган саен кеше ихласлыкка сусый. Ихласлык ул — шигырь. Дөньяда мин төрле була алам. Шигырем төрле була алмый, ул минеке генә була ала. Ә яшьләргә яшьләрчә әйтәм инде — шигырь «рулит», — диде Марат Кәбиров.

Искәртеп үтик, «Ялкын» журналы редакциясе шигърияткә багышланган 2FAN проектын башлап җибәргән иде. Яңа ачылган You Tube каналында шигъри клиплар чыгарылачак. Проектның авторы — яшь шагыйрә, «Ялкын» журналы хезмәткәре Гүзәл Закирова.

(«Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина)

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева