Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мамадышта Шәйхи Маннур премияләре тапшырылды

16 гыйнвар көнне Мамадышта күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурның тууына 117 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары узды, аның исемендәге премиянең яңа лауреатлары игълан ителде. Быел бу олы бүләккә “Кирмән нигезе” китабы өчен шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм “Җиремнең чәчәкләре” романы өчен язучы Гыйлемхан Дәүләтшин лаек булды.

Әлеге чараларда Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ринат Мөхәммәдиев, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин һәм башка күпсанлы кунаклар, җирле шагыйрьләр һәм язучылар катнашты.


Комментарийлар

  1. Гүзәл:

    Лауреатларны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез!

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина