Мамадыш районы Катмыш авылы урта мәктәбендә якташыбыз, Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, 9 китап авторы Фәрит Имамов белән очрашу булды.
Фәрит Фәйзетдин улы авылыбыз мәктәбен моннан 50 ел элек тәмамлаган. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итә, “Туган як” газетасы редакторы.
Без – укытучылар һәм укучылар язучыны туган мәктәбебездә сәламләвебезгә бик шатландык. Фәрит Имамов тормышы һәм иҗатындагы кызыклы сәхифәләр белән уртаклашты, киләчәккә планнары турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Соңыннан язучы очрашуда катнашкан укучыларның һәрберсенә балалар өчен язылган “Бакыр касә” дигән китабын бүләк итте.
Очрашу һәркемнең күңеленә ятышлы булды, катнашучыларның барысында да җылы тәэсирләр калдырды.
Зөлфия Гыйззәтуллина,
Катмыш авылы мәктәбе укытучысы


Яңа комментарий өстәргә