Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Магнитогорскида Гамил Афзалны искә алдылар

19 майда Магнитогорскида Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 100 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе булды. Кичәгә Казаннан кунак буларак шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех һәм шагыйрь, Төркия Язучылар берлегенең Нәмык Кәмал исемендәге премиясе лауреаты Рифат Сәлах чакырылган иде. Кичә күпсанлы кунаклар, шул исәптән Гамил Афзалның Магнитогорск шәһәрендә яшәүче туганнары катнашында Б.Ручьёв исемендәге Үзәк китапханәдә узды. Кунакларга Гамил Афзал укыган 35нче мәктәпне, Афзаловлар гаиләсе яшәгән барак урнашкан җирне күрсәттеләр, Магнитогорск шәһәре буйлап экскурсия үткәрделәр. Аның барышында шагыйрьнең туганнары үз хатирәләре белән уртаклашты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина