Мөслимдә тарихи вакыйга булды: бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге скверда аның истәлегенә һәйкәл ачылды. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.
Быел тууына 140 ел тулган бөек шагыйребезнең һәйкәлен танылган рәссам, сынчы Халит Миңнегалиев иҗат иткән.
«Бу сквер гади урын түгел, ул – безнең рухи картабызның үзәге!» – дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Хуҗин.
Тантанада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган якташлар – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, халык язучысы Фоат Садриев чыгыш ясады. Укучыларның чыгышлары бәйрәмгә аерым ямь өстәде.
Чара ахырында һәйкәл тантаналы рәвештә ачылды, бөек шагыйрь истәлегенә чәчәкләр салынды.
Тукай – ул безнең телебез, рухыбыз, горурлыгыбыз! Аның иҗаты буыннарны берләштерә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/moslimda-gabdulla-tukaiga-haikal-acyldy-5931297?ysclid=mvut4xbn4f682788685

Яңа комментарий өстәргә