Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәскәүдә XIX йөз татар шагыйре Кандалыйның рус телендәге җыентыгын тәкъдим иттеләр

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә XIX йөз татар шагыйре Габделҗәббар Кандалыйның рус телендәге шигырьләр җыентыгын тәкъдим иттеләр.

Анда кергән текстларны шагыйрә һәм прозаик Лилия Агадуллина тәрҗемә иткән.

Җыентыкны шагыйрә үз хисабына бастырган. Җынтыкка кергән шигырьләрне тәрҗемә итү өчен аның өч ел вакыты киткән. Китапта Кандалыйның хатын-кызга җавапсыз мәхәббәт темасына багышланган шигырьләре һәм поэмалары тупланган.

«Бүген бик тә истәлекле көн. Беренче тапкыр Россиядә һәм Татарстанда Кандалыйның тууына 225 ел тулуга багышланган чаралар уза. Аның иҗатын популярлаштыруга күпмедер өлеш кертүемә шатмын. Мөмкин кадәр күбрәк кеше аның турында тагын да яхшырак белсен иде», – дип искәртте Агадуллина. Ул чарада катнашучыларга җыентыкка кергән берничә шигырьне укыды.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, «Татарский мир» газетасының редакторы Ринат Мөхәммәдиев (китапны нәшер итүдә ул да катнашкан) әйтүенчә, татар әдәбияты турында сөйләгәндә, гәрчә ул аны үстерүгә гаять зур өлеш кертсә дә, кешеләр Кандалыйны бик сирәк искә ала. Аның лирик поэмалары татар әдәбиятының хәзерге яшәеш стадиясенә күчешен билгели.

«Габдулла Тукай, Муса Җәлилне генә түгел, Кандалыйны да пропагандаларга кирәк. Чөнки без үзебезнең күп гасырлык тарихыбыз турында сөйлибез һәм аны күрсәтергә кирәк. Бүгенге көннән без барыбыз да аның иҗатын пропагандалаучыларга әверелергә тиеш», – дип белдерде Мөхәммәдиев.

Кичә ахырында кунаклар алдында Татар мәдәнияте үзәгенең иҗат коллективлары чыгыш ясады. «НУР» ансамбле тыңлаучыларны тальян гармун моңнары белән куандырды, Аkbuzat ансамбле исә гитарага кушылып татар җырын башкарды.

Габделҗәббар Кандалый 1797 елда Самара губернасының Ставрополь өязе Иске Кандал авылында (хәзер Ульяновск өлкәсе) туа. 17 ел мәдрәсәдә укый, анда филология дисциплиналарын, шәрык поэзиясенең теориясен һәм тарихын, фарсы һәм гарәп телләрен өйрәнүгә зур игътибар бирә. Мөстәкыйль рәвештә рус һәм чуваш телләрен үзләштерә. 1824 елда туган авылында имам булып эшли башлый. Аның иң популяр әсәре – «Сәхипҗамал» поэмасы. Шулай ук «Мулла һәм аның хатыны» дигән сатирик шигырьләр циклы белән дә билгеле. Күп кенә әсәрләре басылмаган һәм Октябрь революциясеннән соң югалган.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина