Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәскәүдә татар классигы Гаяз Исхакыйның яңа басылган китаплары тәкъдим ителәчәк

Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның татар һәм рус телләрендә беренче тапкыр басылган китаплары 24 майда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Басмаларны Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты язучының тууына 145 ел тулу уңаеннан әзерләгән. Презентациядә кунакларга Исхакыйның татар һәм рус телләрендә басылган «Милли куәтләр бардыр» исемле сайланган әсәрләр җыентыгын тәкъдим итәчәкләр.

Моннан тыш, кунаклар язучының 1919-1920 елларга караган көндәлекләрен күрә алачак. Аларда ул Япония, Кытай, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре буенча, шулай ук Европа буйлап диңгез сәяхәтләре турында сөйли.

Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Адресы: Мәскәү шәһәре, Кече Татар тыкрыгы, 8 йорт. Керү ирекле.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр