Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәскәүдә Россия халыкларының Милли әдәбиятлары конференциясе уза

Бүген, 2 ноябрьдә, Мәскәүдә Россия халыкларының Милли әдәбиятлары конференциясе үз эшен башлады. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, рус телле авторлар секциясе кураторы Ольга Иванова, Тәрҗемәләр үзәге җитәкчесе Алия Кәримовалар катнаша.

Форумны ачу тантанасында чыгыш ясаганда Ркаил Зәйдулла Мәскәүгә Ташкенттан килүе, анда да хезмәттәшлек турында, үзбәк язучыларын Казанда, татар язучыларын аларда чыгару мәсьәләсе турында сүз баруын билгеләп узды. Гомумән Татарстан Язучылар берлеге Россия төбәкләре белән дә, төрки халыклар яшәгән илләр белән дә дус булып, иңгә иң куеп эшли, диде ул.

Бүген шулай ук «Москва» журналының милли әдәбиятларга багышланган махсус саны презентациясе, секцияләргә бүленеп Россия халыклары милли әдәбиятларының бүгенге хәле; көн кадагында торган проблемалар һәм аларны чишү юллары; дәүләт тарафыннан булышлык итү чаралары; тәрҗемәчеләр өчен махсус грантлар, стипендияләр, премияләр, семинарлар, бәйгеләр уздыру турында уртага салып сөйләшү булыр дип көтелә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар