Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәскәүдә Рөстәм Мингалимне искә алдылар

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге инициативасы белән Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, драматург һәм прозаик Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.

Кичәдә Айсылу Мингалим- Чижевская, аның балалары Дэниэл һәм Ульяна, җырчы Гөлчәчәк Галләмова-Хәсәнова, композитор Тәлгать Хәсәнов, аның улы Таңнур, Татар мәдәният үзәгенең төрле коллективлары артистлары катнашты. Шагыйрь һәм галим Равил Рахмани Рөстәм Мингалим турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Кичәнең сценарий авторы һәм оештыручысы – Татар мәдәнияте үзәге китапханәсе мөдире Розалия Хәнәфиева. Чараны Альбина Вәлиева һәм Ландыш Минкина алып барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева