Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәскәүдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар

25 августта Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең һәлак булуына 77 ел тула. Һәлак булучыларны искә алу уңаеннан, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге ел саен Мәскәүдә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу чарасын оештыра.

Вәкиллек хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл 2012 елда шагыйрь исемендәге урамда куелган. Проект Мәскәү Хакимияте һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән эшләнгән.

Скульптураның авторы — Россиянең атказанган рәссамы Юрий Злотя. Скульптурада Муса Җәлил еракка карап торган итеп сурәтләнгән. 4 метрдан биегрәк монумент монолит граниттан эшләнгән постаментка урнаштырылган.

Чара Муса Җәлил урамында («Борисово» метро станциясе) 12:00 сәгатьтә башлана.

“Татар-информ”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева