Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Мәйдан» журналы – «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә кунакта

27 сентябрьдә «Мәйдан» журналы хезмәткәрләре Лилия Фәттахова, Лилия Гыйбадуллина, Гөлнар Караева Чаллы шәһәренең «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашты.

«Ләйсән» берләшмәсе әдәби активлыгы белән дан алган Чаллы каласында 1963 елда оештырыла. Төрле һөнәр ияләре салкын, кысан вагончикларда яшәп, КАМАЗ төзелешендә эшләгән чорларда да әдәби берләшмә үзенең эшчәнлеген туктатмый. Хәниф Хөснуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Мансур Сафин, Альберт Сафин, Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Вахит Имамов – тагын бик күп шагыйрьләр һәм язучылар шул чорларда нәкъ менә «Ләйсән» иҗат берләшмәсендә әдәби чыныгу алган, берләшмәне җитәкләгән әдипләр.

2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина җитәкли. Очрашуда ул берләшмәнең оешу тарихына тукталды, бүгенге каләм ияләренең иҗатлары белән таныштырды. «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары гармунда уйнап, җырлар җырлап күрсәттеләр. Соңгы араларда шактый гына китаплары чыккан икән, алар турында да телгә алып үттеләр. Берләшмәнең актив әгъзасы язучы Рәкит Алларбирде «Мәйдан» журналын татарлар яшәгән төбәкләрдә яздырту буенча ярдәм тәкъдим итте.

«Мәйдан» журналы моңа кадәр дә берләшмә әгъзаларының әсәрләре белән даими таныштырып килде. Эшлекле һәм дустанә рухта үткән очрашуда «Ләйсән» берләшмәсенең юбилее уңаеннан «Мәйдан» журналы белән уртак проектлар турында сөйләшенде. Журнал битләрендә «Ләйсән»леләр белән бәйле яңа сәхифә, «АудиоМәйдан» проекты, «Бу заман шундый заман ул…» әдәби әсәрләр бәйгесе – укучыларны киләсе елда бик күп кызыклы яңалыклар көтә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева