Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәт Мирзаның Мохтар Мутинга багышланган трагик әсәре китап буларак тәкъдим ителде

Шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның (Илфак Ибраһимов) «Яңа татар пьесасы» конкурсында призлы урын алган, әмма әлегә үз театрын тапмаган шигъри драмасы китап итеп басылды. Язучылар «Мохтар» трагедиясен яңа чыккан китапның «умыртка баганасы» дип бәяләде.

Милли китапханәдә шагыйрьнең «Мәңгелек юлында» дип аталган зур күләмле шигъри әсәрләр җыентыгы тәкъдим ителде. Китапка Мөхәммәт Мирзаның трагик артист Мохтар Мутинга багышланган шигъри әсәре һәм поэмалары, «Адәм баласы» шигырьләр циклы кергән.

«Китапка шагыйрьнең Мохтар Мутинга багышланган киң диапазонлы әсәре – трагик поэмасы кергән. Бер яктан аны атаклы актерыбыз Мөхтәр Мутин турында поэма дип тә уйларга була. Гомумиләштереп караганда, Мөхәммәт Мирза поэма аша халкыбызның язмышын, татар тарихындагы аянычлы моментларны сурәтли», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Мохтар Мутин Сталин репрессиясенә эләгеп концлагерьда һәлак булган кеше. Аның «Отелло»ны уйнавы да легенда булып телләрдән телләргә күчеп йөргән. Мөхәммәт Мирзаның бу трагедиясенең әһәмияте бүгенге вазгыятьтә чаң кагу һәм безне уяу булырга өндәү дип уйлыйм. Тарихның кабатлана торган гадәте бар», – дип дәвам итте ул.

«Шундый заманда яшибез – татар телендә чыккан һәр басма кадерле. Кеше туганнан башлап мәңгелек юлында – һәммәбез дә шул юлда. Иң мөһиме – шул юлны ничек узасың – һәркем үзе белә», – дип китапның исеменә ишарәләп сөйләде кереш сүз авторы, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех.

«Мөхәммәт Мирзаның шигърияте гаять үзенчәлекле. Аның шигъриятенең төп сыйфаты – асыл кыйммәтләрне тарихтан, милләтебез традицияләреннән эзләведер. Бу сыйфат әсәрләренең эчтәлегендә дә, формасында да аермачык күренә. Чөнки Мөхәммәт Мирза шигъриятенең барлыкка жанрларында иҗат итә. Ул аларны кабат тергезүче», – дип шагыйрь иҗатына бәя бирде әдәбият галиме Дания Заһидуллина.

Әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова чыгышын Илфак Ибраһимовка «Казан утлары»ның баш мөхәррире булган вакытта журналның электрон архивын интернетка урнаштыруны оештырган өчен рәхмәт сүзләреннән башлады.

«Рәхмәт сезгә замана җилләрендә рухыгызны сындырмавыгыз өчен. Хәзер әдәбиятны гадиләштерү тенденциясе китте. Зур шәхесләрне алалар да «чишендерәләр», затлылык бетә. Сез затлылыкны саклап калучы әдип», – диде ул шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп.

«Мин бәхетле кеше: укучыларым минем йөземә кызыллык китермәде, мин алар йөзенә кызыллык китермәдем», – дип кыска гына фикер әйтте Мөхәммәт Мирзаның остазы булган халык язучысы Рабит Батулла.

«Син Мохтар турында беренче мәртәбә әсәр яздың – рәхмәттән башка сүз юк. Дүрт ел элек Башкортстан делегациясе килеп Такталачык авылына стела куеп китте. Алар Мутинны башкорт диләр. Илфакның бу әсәрне язуы аларга да җавап», – диде халык язучысы Вахит Имамов Мөхәммәт Мирзага.

Мөхәммәт Мирза залда студентлар булуын да искә алып, Мохтар Мутин шәхесе турында сөйләде. Аңа багышланган әсәрнең язылу тарихы белән таныштырды. Шагыйрь үзе һәм аның укучылары әсәрләрдән өзекләр укыды.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр