Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41 нче ел балалары” әсәре буенча фильм төшереләчәк

“Татаркино” мәдәният оешмасының ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында  оешма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова журналистларга яхшы хәбәр җиткерде: Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41 нче ел балалары” әсәрен экраннардан фильм буларак күрә алачакбыз.  Миләүшә Ләбибовна сүзләренчә, әлеге китапны ул бик авырлык белән генә тапкан. Әлеге әсәрне экранлаштыру аның күптәнге хыялы булган. Ул, гомумән, әдәби әсәрләргә битараф түгел. Тагын бер моңарчы сер итеп кенә сакланган яңалык: ел ахырында финанслау мәсьәләсе хәл ителгән һәм фильм төшерү буенча эшләр киләсе елда ук башланачак. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31447


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр