Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәдрәсә шәкертләре Тукай шигырьләрен сөйләп ярышты

Шәгъбан аеның 12-нче көнендә (25-нче мартта), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Мин кулыма Китап алам…” дип исемләнгән бәйге уздырылды. Шулай итеп, юбилей чараларын мәдрәсә башлап җибәрде.

Әлеге бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Нәзарәт җитәкчелеге, күренекле дин әһелләре, танылган татар шагыйрьләре, сәхнә осталары һәм татар зыялылары катнашында үтте. Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе залында бәйгенең финалына узган I-III курсларда белем алучы көндезге уку бүлеге шәкертләре Г.Тукайның дин, милләт, туган җир темасына багышланган шигырьләрне яттан сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте.

Бәйгенең рәсми ачылышы алдыннан кунаклар уку йортында башкарылган ремонт-төзекләндерү эшләрен күреп, югары бәясен бирде. Биредә беренче катта намаз уку бүлмәсе зурайтылып, революциядән соң сүтелгән михраб торгызылган, яңа минбәр куелган. Уку сыйныфлары яңа җиһазлар, әсбаплар, китаплар белән баетылган. Кунаклар биредәге үзгәрешләргә Ал мәчет мәхәлләсен торгызу һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә эшчәнлеге тарихына багышланган видеороликны карап соклануларын белдерде.

Шигырь уку бәйгесе традицион рәвештә мәдрәсә шәкерте Камил Мостафин башкаруында Коръән аятьләре уку һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның дога кылып, хәер-фатыйхасы белән башланып китте.

Бәйге барышында шәкертләр халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) дини тематикага кагылышлы шигырьләрен (“Туган тел”, “Китап”, “Васыятем”, “Таян Аллага”, “Алла гыйшкы хакына”, “Тәәссер”, “Мигъраҗ”, “Ана догасы”, “Тәүбә вә истигъфар”, “Туган авыл”, “Йокы алдыннан”, “Эш”, “Бәйрәм бүген”, “Васыятем” һ. б.) сәнгатьле итеп яттан сөйләяде. Конкурста барлыгы 21 шәкерт катнашып, шуның тугызы финалга чыкты.

Оештыручылар, аерым алганда мәдрәсәнең җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, бәйгенең үткәрүнең төп максатларыннан – яшь буында татар әдәбиятына, шигырь сөйләү сәнгатенә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерү, үстерүне атап узды.

Татарстан мөфтие дә дини эчтәлектәге шигырь сөйләүчеләр бәйгесен оештыруда катнашучыларга тирән рәхмәтләрен белдереп, ихлас теләкләрен җиткерде:

– Биредә китапханәдә атаклы галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләре язылган: “Өч нәрсә динебездә булмаса да, динебезне саклый: милли кием, гореф-гадәт һәм тел”. Коръәндә Раббыбызның төрле милләтләргә бүлеп яралтуы, бар итүе турында әйтелә. Төрле милләтләргә бүленүебез ул безнең теләгебез түгел, ә Раббыбызның әмере. Димәк, телебезне саклау Раббыбызның әманәте булып тора. Тарихка сүз салсак, элек татар эстрадасы да, татар театры да булмаган. Бары мәчетләребез булган. Динебез милләтебезне, ә милләтебез исә динебезне саклады, – дип билгеләп узды мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Кем нәрсә генә әйтсә дә, татарның ДНКсында ислам бар.

Алга таба Тататарстан мөфти Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә, иганәчеләргә рәхмәт хатларын тапшырып узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров милли тормыш һәм диннең һәрвакыт аерылгысыз булуын ассызыклады: “Әлеге мәдрәсәнең җитәкчелегенә, укытучылары, шәкертләренә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чөнки без – конгресс һәм татар дөньясы өчен әлеге мәдрәсәнең эшчәнлеге зур игътибарга лаек. Илебез төбәкләрендә бер катлам барлыкка килде: алар шушы мәдрәсәне тәмамлап, төп имам вазифаларын башкаручылар. Татар телендә уку-укыту эшчәнлеген алып барган алдынгы дини уку йортларыннан “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәләрен китерәбез. Шуны ассызыкларга кирәк: шәкертләр Татарстанга килеп, уку елы дәверендә татар мохитендә укып, милли киемдә булып, ана телебезне өйрәнеп, гореф-гадәт, йолаларыбызны саклауда шушы шушы мохитне үзенә сеңдерсә, ул аны киләчәк тормышында да дәвам итәчәк. Сезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын”, – дип, ул ТР Премьер-министры урынбасары, “Милли шура” рәисе Васил Шәйхеразиев исеменнән рәхмәт хатларын тапшырып узды.

Кичәдә катнашучыларны шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Ногаев, Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев сәламләде.

“Дин һәм тел – милләтнең ике канаты ул. Шәкертләр тарафыннан Тукай шигырьләрен яттан сөйләү – безнең күңелебезгә шатлык өстәү генә түгел, ә киләчәгебезгә өмет уяту да. XX гасыр башына кадәр шагыйрьләрнең барысы да дин әһелләре булган, чөнки дин әһеленең дөнья һәм ахирәт турында уйланып язар өчен вакытлары, ягъни мөмкинлекләре булган. Совет заманында да зур язучылар мулла гаиләсеннән чыккан”, – дип билгеләп үтте депутат, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Ул бүген мәдрәсәдә узган “Мин кулыма Китап алам…” шигырь уку бәйгесенең жюри комиссиясен җитәкләде.

Шәкертләрнең чыгышларын бәяләргә килгән мәртәбәле жюри шигырьләрне әдәби уку бәйгесендә өч номинация – иң оста, үтемле, аһәңле башкару буенча үз бәяләрен бирде. Жюри составына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,  ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев керде.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

“Иң оста башкаручы” номинациясе
I урын – Абдулла Гыйззәтуллин (“Аллаһ гыйшкы хакына”)
II урын – Рамазан Сабиров (“Бәйрәм бүген”)
III урын – Ясир Дәүләтшин (“Ана догасы”)

“Аһәңле башкаручы” номинациясе
I урын – Илнур Вафин (“Таян Аллаһка”)
II урын – Алексей Гусев (“Туган авыл”)
III урын – Салават Мортазин (“Мигъраҗ”)

“Иң үтемле башкаручы” номинациясе
I урын – Ислам Шәфыйков (“Шиһап хәзрәт”)
II урын – Мөхәммәд Бикбаев (“Рамазан гаетендә Иблиснең шәйтаннарына хатибы”)
III урын – Илмир Әхмәтҗанов (“Кадер кич”)

(Татарстан Диния назәрәте сайтыннан)


Язучылар