Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә заманча драматургия семинары башланды

Бүген, 31 гыйнварда, Әлмәттә заманча драматургиягә багышланган өч көнлек семинар-интенсив үз эшен башлады. Оештыручылар — Татарстан Язучылар берлеге, Әлмәт татар дәүләт драмтеатры, «Татнефть» хәйрия фонды —нәтиҗә буларак биш-алты яңа пьеса төрле театрларда сәхнәдә куелачак дип ышана.

Чараның тантаналы ачылышында сәламләү сүзләре белән «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр чыгыш ясадылар.

Семинарда 19дан алып 57 яшькә кадәр 15 кеше катнаша. Араларында Кариев театрында «Куркак батыр» инсценировкасы куелган Лилия Гыйбадуллина, «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә быел җиңгән, әмма бер спектакле дә куелмаган (Минзәлә театры җыена, дөрес) Артур Ибраһимов белән беррәттән пьеса язып карарга хыялланып кына йөргән яшьләр дә бар. Болар — Нефть югары мәктәбе студентлары, «Татнефть» оештырган «Аулак» театраль мәйданчык артистлары, журналистлар, нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләр, Әлмәт татар драмтеатры артистлары.

Башкортостанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләймәнов үзенең авторлык методикасы нигезендә семинарда катнашучыларны туры мәгънәсендә кулларыннан тотып булачак пьесаларының контурын булдырырга өйрәтәчәк. Аның әйтүенчә, Стәрлетамакта узган беренче семинарда алты кеше катнашкан булган, дүртесе пьеса язган, шуларның өчесе театрларда куелган инде.

Семинар 2 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Уку ахырында һәр катнашучы үзенең пьесасының структурасын төзеп бетерер дип көтелә. Өй эше — шул структурага “ит кундыру”, ягъни диалоглар язу булачак.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева