Язучылар бәйрәменә багышлап, Әлмәт шәһәренең 10ынчы мәктәп укучылары 31енче балалар бакчасы белән берлектә балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларны очрашуга чакырдылар. Сабыйлар Лилия апаларының әкиятләренә төшкән мультфильмнарны карадылар, Резеда апаларының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, аның “Балачак җыры ” халыкара конкурсында җиңүче дип табылган “Светофор” җырын башкардылар , табышмакларына җавап эзләделәр. Шулай ук Лилия Фәрхетдинова укытучыларга әкиятләрне интерактив уку буенча мастер- класс күрсәтте. Ахырдан фотосессия узды. Чара бик җылы хисләр белән олылар һәм балалар күңелендә озак сакланыр.
Яңа комментарий өстәргә