Апрель — бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае. Ул 27 ел гына яшәп калса да, үзеннән соң бәяләп бетергесез иҗади мирас калдырган: 400дән артык шигырь, 9 поэма, 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр иҗат иткән. Тукай хезмәтләре дөньяның 50дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бүген дә аның әсәрләре укыла, ятлана, җырлана.
Әлмәттә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу һәм Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар узды. Бәйрәм Ленин урамында урнашкан велосипедлы Тукай скульптурасы янында башланды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар шигырьләр укыдылар. Яшь буынның чыгышларын тыңларга Әлмәт язучылары да килгән иде.
Соңнан Туган тел көне Тукай проспектында дәвам итте. Яңгырлы көн булуга карамастан, шәһәрнең иҗат интеллигенциясе, шигърият сөючеләр шагыйрьне искә алырга аның һәйкәле янында җыелды. Рәсми өлеш алдыннан мәктәп укучылары Тукай шигырьләрен яттан сөйләп сөендерделәр. Тантананы Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова ачты. Ул үзенең чыгышында мондый чараларның зур әһәмиятен билгеләп үтте.
«Үзенең телен хөрмәт иткән, яраткан һәм аның белән горурланган һәрбер татар кешесе өчен бүген бик зур бәйрәм», — диде үз чыгышын Бөтендөнья татар когрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова. Ул туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән өчен мәгариф идарәсендә, мәдәният йортларында һәм балалар бакчаларында эшләүчеләргә рәхмәтен белдерде.
«Тукай — ул татарның улы, Тукай — ул татарның язмышы, Тукай – ул татарның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Дөньяда татарны беренче чиратта, Тукайлы халык булган өчен беләләр», — дип билгеләп үтте ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр.
Бәйрәм Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия ияләрен бүләкләү белән дәвам итте. «Әдәбият» номинациясендә премия Рәмзия Габделхаковага тапшырылды.
Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларының чыгышы һәм Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучыларының «Шәкертләр биюе» берсен дә битараф калдырмады. Бәйрәм бөек Тукайның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Рәсми өлеш төгәлләнгәннән соң ачык микрофон эшләде, теләгән кешеләр үз шигырьләрен укыдылар.
Резедә Шәмсуллина. Автор фотолары
Яңа комментарий өстәргә