Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшырдылар

15 октябрь көнне Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле булды. Быел бу абруйлы бүләк драматург, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабырга («Йорт» пьесасы өчен), Казаннан шагыйрә Рифә Рахманга («Синең җанга узсам» китабы өчен) һәм шулай ук республика башкаласыннан Ольга Ивановага («Сад Саифа Сараи» романы өчен) тапшырылды.

Күренекле татар шагыйрәсе исемендәге XVIII әдәби премияләрне тапшыру тантанасы традция буенча Әлмәттә узды. Премия «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелды. Шул вакыттан башлап 57 язучы төп премиягә, 53 язучы кызыксындыру премиясенә лаек булды. Алар арасында Татарстанда, Башкортостанда, Удмуртиядә, Пермь, Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәүдә, Казахстанда, Төркиядә яшәүче каләм әһелләре бар. Стипендиатлар саны 165 җитә. Аларның күбесе бүген инде күренекле шагыйрь булып үсеп җиттеләр.

Татарстанның нефть башкаласына көзге шигърият бәйрәменә Казаннан, Яр Чаллыдан, нефть төбәгеннән ике дистәдән артык язучы-шагыйрьләр килде. Кунаклар өчен үзенчәлекле программа әзерләнде. Беренче булып «Югары нефть мәктәбе» технологик университеты буенча экускурсия оештырылды.

Аннары шагыйрә исемен йөрткән урамда, аның исемендәге китапханә бинасы янында урнашкан һәйкәл мәйданчыгында шигъри митинг узды. Чараны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин ачып җибәрде. Быелгы лауреат Рифә Рахман һәм стипендиат, Казан федераль университеты студенты Айзат Вахитовлар үз шигырьләрен укыдылар.

Аннары язучылар Саҗидә Сөйләманова белән Әдип Маликов каберләренә барып зыярат кылдылар. Маршрутның киләсе ноктасы — Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк Җәмигъ мәчете. Ул алты ел төзекләндерүдән соң, 2024 елда кабат үз ишекләрен ачты.

Шигъри бәйрәм Әлмәт драмтеатрының икенче катындагы фойеда «Ачык микрофон» форматында дәвам итте. Аны Татарстан халык язучысы Марсель Галиев башлап җибәрде. Аннан эстафетаны Г. Тукай исемендәге премия лауреатлары Газинур Морат һәм Факил Сафин кабул итеп алдылар. Аларга кушылып Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең төрле еллардагы лауреатлары һәм стипендиатлары Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Рифат Сәлах, быелгы стипендиатлар һәм башка шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыдылар.

Тантананың төп өлешен сәхнәдә театральләштерелгән тамаша ачты. Анда шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы күрсәтелде. Аннары югарыда санап үтелгән лауреатларга «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин таныклык һәм медаль тапшырды.

Кызыксындыру премияләре дә өч язучыга бирелде. «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова кулыннан аларны Казаннан Лилия Газизова («Не быть Фемке Бол» китабы өчен) Эдуард Учаров («Каменев идет умирать» китабы өчен) һәм Түбән Камадан Марс Хафизовлар («Синең өчен» китабы өчен) алдылар.

Моңардан тыш әдәбиятта беренче адымнарын ясаучы 10 студентка Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең стипендияләре тапшырылды. Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Арча, Саба, Балтач районнары, Башкоротстан, Ульяновск өлкәсе вәкилләрен «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина һәм Әнвәр Маликов (С. Сөләйманованың улы) бүләкләделәр.

Кичә шагыйрәнең сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Аларны күренекле җырчылар Алмас Хөсәенов, Резеда Төхфәтуллина, Сәидә Мөхәммәтҗановалар башкарды.

Резеда Шәмсуллина

Резеда Шәмсуллина фотолары


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт
Янв
2
Пт
Фирдәүс Зариф