Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова истәлегенә шигырь конкурсы узды

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова истәлегенә шигырь конкурсында  шәһәрнең тугыз яшүсмерләр клубыннан 19 бала катнашты.

Шәһәр паркында Саҗидә Сөләйманова истәлегенә “Туган ягым талантлары” дип исемләнгән әдәби конкурс узды.

Катнашучылар шигырьләрне яхшы белүләрен, әсәрләрнең популяр өзекләрен, сәнгатьле уку һәм актерлык осталыгын күрсәттеләр. Конкурсантларны сайлап алынган әсәрнең туры килүе, эмоциональ йогынтысы, шулай ук башкару буенча бәяләделәр.

Җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

almet-rt


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр