Бүген, 15 февральдә, Әлмәттә татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган шигъри митинг булып узды. Аны шәһәр башкарма комитеты Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге белән берлектә оештырды. Шагыйрьнең стеласы янында узган әлеге чара — М. Җәлил иҗатына багышланган декаданы йомгаклау булды.
Искә алу митингына язучылар, укутучылар, китапханәчеләр, драма театры артистлары, ветераннар, мәктәп укучылары һәм шагырҗнең иҗатын сөючеләр килгән иде. Рәсми өлеш башланыр алдыннан «Ачык микрофон» оештырылды — шәһәр мәктәпләре укучылары Җәлил шигырьләрен укыдылар.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен Әлмәт районы башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ачты. Ул Муса Җәлил батырлыгының әһәмиятен, яшь буында патриотик ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү — мөһим бурыч икәнен ассызлыклады. «Җәлил кебек Татарстан уллары — безнең тормышта иң кыйммәтлесе», — диде район җитәкчесе.
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова үз чыгышларында шагыйрьнең батырлык үрнәген саклау һәм мәңгеләштерү — безнең һәм киләчәк буынның төп бурычы икәнен билгеләп үттеләр. Аннары бөек шагыйрьнең һәм аның көрәштәшләренең якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Чара дәвамында Әлмәт татар драма театры артислары Муса Җәлилнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерделәр. Йомгаклау өлешендә нефть башкаласы язучылары Миңзифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова, Гүзәлия Галләмова, Рәфкать Шаһиев, Людмила Аланлы, Илүсә Нәбиуллиналар каһарманлык, туган якка мәхәббәт турында шигырьләр укыдылар.
Шунысын да искрәтик, Җәлилгә багышланган декада барышында Әлмәт драма театрында «Татнефть» хәйрия фонды булышлыгы белән «Шагыйрь һәм музыка» дип исемләнгән музыкаль-шигъри фестиваль үтте. Бу масштаблы чара бөтен Россиядән иҗади кешеләрне берләштерде. Анда кырыктан артык лауреат катнашты. Рояль артында геройның оныгы, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Татьяна Малышева иде.
Мәктәпләрдә укучылар тәрбия дәреселәрендә «Кем ул Муса Җәлил?» дигән темага түгәрәк өстәлләр артында сөйләшүләрдә катнаштылар. Шулай ук шигъри кичәләр уздырылды. «Гомеремне халкыма бирәм» дип исемләнгән сыйныф сәгатләре үтте. Балалар шагыйрь тормышыннан, аның катлаулы балачак һәм яшүсмер елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар тупладылар, шигырьләрен укыдылар.
Балалар бакчаларында да батырлык дәресләре үтте. Анда Муса Җәлилнең каһарманлыгы турында сөйләштеләр, шигырьләрен укыдылар, моннан тыш балалар әти-әниләре белән ясаган рәсемнәр күргәзмәсе дә булдырылды.
Әлмәт татар дәүләт драма театры тарафыннан гамәлгә кертелгән «Шагыйрь сүзе» акциясе быел да җәмәгать транспортында йөрүчеләрне сөендерде. Шулай ук Әлмәт районының китапханәләрендә дә шигърият дәресләре, кичәләр, конкурслар, батырлык сәгатьләре оештырылды.
Яңа комментарий өстәргә