
9 апрельдә Әлмәт драма театрында татар әдәбияты классигы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә — җыры кала» романы буенча төшерелгән телесериалының презентациясе булды. Картинаны беренчеләрдән булып ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары да күрде.
Шулай ук чарада Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, «Яңа гасыр»телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова һ.б. зур кунаклар катнашты.
«Минем шәхсән үземә бу сериалны башкаларга, карарга кирәк, дип әйтер өчен бер серияне карау да җитте. Актерлар составы бик оста итеп сайланган, экранда барган вакыйгаларда декорация, реквизитлар, костюмнар белән беррәттән кешеләр дә шул заманныкы кебек кабул ителә. Шуңа күрә бу сериалны һәр татар кешесе карарга тиеш һәм китабын да алып укырга тиеш», — дип уй-кичерешләре белән уртаклашты шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова.
Баш рольләрне Әлмәт театры актерлары Илсур Хәертдинов белән Ләйсән Әхмәдиева башкарды. Барлыгы проектта Татарстанның 10 театрыннан 100дән артык актер катнашты.
«Кеше китә – җыры кала» сериалында вакыйгалар 1930-1960 елларда Кара Чыршы авылында бара һәм берничә буынның язмышы күрсәтелә. Әсәрнең үзәгендә — гүзәл табигать кочагына урнашкан татар авылы. Ил кичергән олы hәм кечкенә, шатлыклы hәм фаҗигале вакыйгалар бу авыл кешеләре язмышы аша уза.
Сериал ТР Рәисе хозурындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнде. Режиссеры — Александр Далматов. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә апрель ае ахырында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтеләчәк.
Яңа комментарий өстәргә