Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган чаралар старт алды

14 майда «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә Гариф Ахуновның 100 еллыгы, «Татнефть»нең 75 еллыгы уңаеннан «Хәзинә» романы буенча төшерелгән «Клад» фильмын күмәк карау узды.

Катнашучылар арасында язучылар, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре, китапханәчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар һ.б. бар иде.

«Бу фильм бөтен Советлар Союзы киңлекләрендә уңышка ирешә, аның әһәмиятен бәяләп бетереп булмый, бигрәк тә безнең өчен, көньяк-көнчыгыш, бөтен Татарстан нефтьчеләре өчен. Нәкъ менә шушы фильм Советлар иленең иминлеге нинди авыр хезмәт белән бирелгәнен күрсәтте. Татарстанда чыгарылган нефть хисабына Бөек Ватан сугышыннан соң СССРның икътисады торгызылды», — дип билгеләп үтте Ренат Мамин — «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр исә Гариф Ахунов турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук «Татнефть» компаниясенең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бәяләп бетергесез роле турында да әйтеп узды. «Татнефтьнең үз тарихын саклаудан, популярлаштырудан һәм өлкән буынга хөрмәт белән каравыннан тыш, яшьләрдә хезмәт батырлыгына, тарихка карата хөрмәт хисе тәрбияләве һичшиксез иң югары бәягә лаек», — диде ул.

Шунысын да искәртик, бүгенге чара Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган күпсанлы мероприятиеләрнең берсе генә. 12 майда Лениногорскиның мәдәният үзәгендә шулай ук «Клад» фильмын күмәк карау оештырылган иде. Чарада мәктәп укучылары, ветераннар, китапханәчеләр, язучылар, «Чишмә» иҗади берләшмәсе вәкилләре алдында Лениногорски башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, «Лениногорскнефть» начальнигы Михаил Лыков, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр чыгыш ясадылар.

Сентябрь аенда Әлмәттә юбилярга багышланган әдәби укулар, конференцияләр уздыру планлаштырылган, язучы белән бәйле истәлекле урыннар буенча экскурсияләр оештыру да көтелә. Моннан тыш, ноябрь аенда Казанда һәм Әлмәттә Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган юбилей кичәләре уздырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов, 1925-2000) — татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. 1963 елның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсми рәвештә теркәлгәннән соң, аның беренче җитәкчесе була (1963-1965 һәм 1967-1968). Нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка җәлеп итә, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп таба һәм аларга үсәргә булыша.

1963 елда «Хәзинә» романы дөнья күрә. Бу китап 17 мәртәбә басылган, гомуми тиражы 6 млн экземплярдан артып китә. 1975 елда Свердловск киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм эшләнә. 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

 

«Хәзинә» фильмы белән бәйле кызыклы фактлар:

  1. Нефтьчеләр турында роман язу өчен Г.Ахунов 12 ел гомерен алар белән үткәрә. Көне-төне буровойларда нефтьчеләр белән бергә пычракта да, салкында да эшли, еш кына машиналарны этеп чыгарырга туры килә. Күбесе белән дуслаша, алар өйләрендә берничә тапкыр кунакта була.
  2. Свердловск киностудиясенә татар язучыларының 20 романы тәкъдим ителә, тик ахырда «Хәзинә» романы сайлап алына.
  3. Фильм киностудия павильонында гына түгел, бораулау скважиналарында, Миңлебай газ эшкәртү заводында һәм Тайсуган авылында да төшерелә. Локацияләр арасында Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасы да бар.
  4. Фильмда төшкән балаларга гонорар сыйфатында икешәр «Каракум» шоколад конфеты өләшкәннәр. Олыларга 3 сум түләгәннәр. Иң зур гонорар, 25 сум күләмендә төп рольне башкаручының дублеры Алмас Кәримовка түләнә.
  5. Александр Филиппенко койма төзәткәндә кадак кага алмыйча интеккән, суккан саен кәкерәйгән кадагы. Аптырагач, күрше бабай кереп кадак кагып биргән. Аны кире суырып алганнар, аннары шуның эзенә актер имеш кадак каккан.
  6. Кояшлы көнне җил-давылны күрсәтер өчен ике янгын сүндерү машинасы һәм җилөрдергечләр кулланганнар.
  7. Роман өчен алган гонорарын Г. Ахунов Арчадагы туганына биргән. Аның йорты янган булган, ул шул акчага үзенә яңа йорт салып кергән.
  8. Кабардино-Балкария республикасының атказанган артисты Жанна Хамукова фильм төшергәннән соң туган ягына җылы истәлекләрдән тыш, иптәш кызларының балалары өчен матур татар исемнәрен дә алып кайткан — Әнвәр, Дамир, Илнар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева