Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә Әдип Маликовның 105 еллыгына багышланган әдәби кичә узды

Ул татар дөньясы өчен гаять олы эш башкарды — Әлмәтнең милли шәһәр буларак формалашуына гаять зур өлеш кертте.

Әлеге сүзләр бүген, 14 августта, Әлмәтнең Үзәк китапханәсендә узган «Тормыш мизгелләре» дип аталган әдәби кичәдә яңгырады. Ул фронтовик шагыйрь, Әлмәт язучылар оешмасына нигез салучы Әдип Маликовның 105 еллыгына багышланган иде.

Чарада Казаннан, Мөслимнән, Азнакайдан килгән кунаклар, Әлмәт язучылары, артистлары, китапханәчеләре, укытучылары, төрле җәмгыять оешмалары вәкилләре катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның халык шагыйрьләре Зиннур Мансуров һәм Газинур Морат, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Әлмәт районының мәдәният идарәсе башлыгы Роза Галиева, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Әнвәр һәм Асия Маликовлар һ.б. бар иде.

Әдип Маликовның төрле әсәрләрендә тасвирланган әдәби геройларның прототипларының туган-тумачалары да катнашу очрашуга тагын бер күркәмлек өстәп җибәрде. Раилә Маннанованың Ә. Маликовның «Солтанай» җырын, Ләйсән Галиеваның «Тәңкә карлар» җырын, Алмаз Шаһимәрдәновның Габдулла Тукайның «Пар ат» җырын башкарулары тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Кичә күмәкләп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Сен
6
Вс
Флера Гыйззәтуллина
Сен
15
Вт
Сен
17
Чт
Сен
19
Сб
Альбина Нурисламова