18 сентябрьдә «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында «Әдәби атнакич» проектының икенче сезоны старт алды. Яңа очрашуның кунаклары – заманча татар поэзиясенең күренекле вәкилләре, ТР Язучылар берлеге әгъзалары – Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы, шагыйрь Булат Ибраһимов һәм «Казан утлары» журналы редакциясенең смм-белгече, шагыйрә Алинә Хәбибуллина. Алар икесе дә «Татнефть» компаниясенең Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премиянең стипендиатлары.
Исегезгә төшерик, проектның оештыручылары – «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге. Ул 2024 елның ноябрь аенда яшь талантларны барлау максатыннан башланып китте. Соңрак нефть башкаласында яшәүче шагыйрь һәм язучыларның иҗат кичәләре дә оештырыла башлады.
«БиблиоНефть» креатив киңлегенә Казан кунаклары белән очрашуга Әлмәт укучылары, студентлары, укытучылар, язучылар, китапханәчеләр, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һ.б. җыелды. Чараны «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина алып барды. Кичә шигырьләргә, җырларга бай иде. Шулай ук спикерлар үзләренең иҗатка килү юллары турында сөйләделәр, С.Сөләймәнова стипендиясенең зур әһәмиятен билгеләп үттеләр, тамашачыларның кызыклы сорауларына җавап бирделәр.
Булат Ибраһимовның иҗат юлы мәктәп елларында район газетасында чыккан шигыреннән башлана. “Гәҗиттә шигырең чыккач, сине авылда шагыйрь дип йөртә башлыйлар. Бөтен туган көннәргә дә син шигырь язарга тиеш буласың. Әтиеңнең абыйсының 50 яшенә дә, 55 яшенә дә. Менә шулай әкрен генә китте инде. Шагыйрь булырга теләмәсәң дә, авыл сине үзе шагыйрь итә”, – дип хәтирәләрен барлады Булат. Студент чагында С.Сөләймәнова исемендәге премиянең стипендиясенә ия булуы, матди ярдәмнән тыш, күп кенә ишекләрне дә ачкан. «Син бу әдәби премия стипендиаты булгач, олпат шагыйрь, язучылардан да сиңа карата хөрмәт арта. Ул киләчәккә, әдәбият юлына тагын бер бара торган сукмакны кушып, юлны зуррак итеп җибәрә. Һәр чорда да яшьләрне күрә белә торган шәхесләр булса, бу иң бәхетле мизгелләр, рәхәт чаклар», – диде ул. Ул балаларны курыкмыйча иҗат итәргә өндәде: «Иҗат итәргә теләге булган кеше өчен мөмкинлекләр бик күп. Иң мөһиме – иҗат уты сүнмәсен. Яза торган кешенең күңеле ниндидер дошманнар, тәнкыйть сүзләре аркасында сынмасын. Үткен каләмле кешеләрнең дә, күңелләрен бер сүз белән сындырып, яралыйлар. Һәр иҗатка да җиңел, киләчәккә өмет белән карарга кирәк».
Шагыйрә Алинә Хәбибуллина укытучылар гаиләсеннән. Мәктәп эскәмиясеннән үк иҗат итә башласа да, югары уку йортында гына үз фикердәшләрен табып, иҗади бәйгеләр, төрле остазларның киңәшләре аша, әдәбиятның күңеленә якын өлкә икәнен аңлый. Залда утыручы яшьләргә дә ул бәйгеләрдә катнашырга киңәш итте: «Мөмкин булган барлык конкурсларда да катнашырга киңәш итәр идем. Унысында катнашып, берсендә уңыш елмаерга мөмкин, һәм нәкъ менә әлеге конкурс сезнең язмышыгызда ниндидер хәлиткеч роль уйный ала. Мин моны үземнең тормышымнан чыгып әйтәм. Миңа бу проектта катнашырга тәкъдим иткәч, мин бик сөендем, чөнки Әлмәткә һәрвакыт өйгә кайткан кебек киләм».
«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина очрашуны төгәлләп, «Әдәби атнакич» проекты дәвамлы булачагын билгеләп үтте.



Яңа комментарий өстәргә