
12 гыйнварда Әлмәтнең Җәмигъ мәчетендә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале узды. Ул Татарстанның төрле почмакларыннан килгән әдәбиятчыларны, укучыларны һәм нәшриятларны берләштереп, фестивальдә катнашучыларны күп гасырлык Ислам фикере традицияләре белән таныштырды.
Фестивальне ачуга багышланган беренче рәсми утырышта аны оештыручы оешма вәкилләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Яфизов, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин фестивальнең максатларына тукталып, анда катнашучыларга уңышлар теләде.
Фестивальдә үзләренең басмаларын тәкъдим итүче һәм ислам китабы дөньясындагы үсеш-үзгәрешкә күзәтү ясаучы танылган нәшриятларның чыгышларын ишетергә мөмкин иде. Алар арасында мәсәлән фәлсәфә фәннәре докторы Альфрид Бустанов, күрмәүчеләр өчен Луи Брайль телендә чыгарылган Коръән буенча мөгәллим Фәнис Миңгәрәев, Р. Фәхреддин исемендәге мемориаль музей мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова һ.б. бар иде. Равил Сабыр Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшрияты эшчәнлеге белән таныштырды. Күпчелек презентацияләр интерактив форматта үтте, бу барлык кызыксынучыларга әдәбият дөньясына якынаерга, шулай ук авторларга һәм нәширләргә сораулар бирергә мөмкинлек бирде.
Әдәбият сөючеләр өчен китаплар ярминкәсендә бик зур сайлау мөмкинлеге бар иде: сирәк басмаларны да кертеп, классик әсәрләрдән алып заманча шедеврларга кадәр. Моннан тыш, балалар өчен мастер-класслар узды, анда алар тәҗрибәле укытучылар белән интерактив дәресләр аша үз күнекмәләрен үстерде.
Яңа комментарий өстәргә