Татарча һәм русча проза әсәрләре, шулай ук кино өчен сценарийлар язарга өйрәнергә теләгән 39 кеше быелның 1 июленнән «ЛитЛаб» онлайн уку программасы буенча белем эстәргә керештеләр. Алар арасында Әлмәт, Казан, Мәскәү, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдә яшәүчеләр бар. Кичә алар нефть башкаласының Автор җыры клубында әдәби лабораториянең старт алуына багышланган чарага җыелдылар.
Проектны оештыручылар: «Татнефть» хәйрия фонды һәм Әлмәтнең санлы иҗат академиясе. Татарстан Язучылар берлеге бу лабораториядә партнёр сыйфатында катнаша.
Барлыгы 120дән артык гариза кабул ителгән булган. Татарстан Язучылар берлеге экспертлары намзәтләрнең иҗаты белән танышып, алар белән сөйләшү уздырдылар. Нәтиҗәдә 21 кеше «проза» юнәлешенә, 18 кеше «киносценарий» төркеменә узды. Шуларның сигезе — татар телендә язучылар.
2026 елның ахырына кадәр, ягъни җиде ай дәвамында, башлап язучылар һөнәрмәнд кураторлар һәм белгечләр белән бергәләп үз әсәрләрен иҗат итәчәкләр. Уку программасында лекцияләр, осталык дәресләре, мөхәррирлек сессияләре, шәхси консультацияләр бар.
«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова нефть компаниясенең 30 елдан артык китап чыгару белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. «Киләчәктә яхшы китаплар чыксын өчен бүген яшьләрне язу эшенә укытырга кирәк. «ЛитЛаб» — шуны уйлап гамәлгә куелган проект», — диде ул.
«Без инде күптәннән яшь һәм башлап язучылар өчен махсус мәйданчык булдыру турында хыяллана идек, — диде «Рухият» программасы җитәкчесе һәм проектның авторы Алинә Мустафина. — Бу мәйданчыкта безнең иҗатчыларыбыз үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә текстларын күрсәтеп, ялгышудан курыкмыйча язарга өйрәнерләр дип ышанабыз. «ЛитЛаб» — ул идея текстка, ә текст тарихка әверелә торган урын. Бу проект старт алганга мин чиксез бәхетле!».
«Мин сезгә бераз көнләшебрәк тә карыйм, — диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Чөнки әле күптән түгел генә, апрель аенда, без заманча драматургия семинар-лабораториясенең нәтиҗәләрен ясап, җиңүчеләрне бүләкләгән идек. Шул тәҗрибәдән чыгып әйтә алам, «ЛитЛаб»та катнашучылар ярты елдан артык үзләре кебек үк иҗат яраткан аркадашлары белән бер һава сулап яшиячәкләр, ниндидер үзенә күрә бертөрле якты фәлсәфә белән каймаланган атмосферада булачаклар. Барысына да уңышлар телим! Оттыручылар булмас дип ышанам!»
Күбрәк мәгълүмат проектның сайтында: https://daa.education/litlab
Резедә Шәмсуллина.
Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» матбугат үзәге фотолары.



Яңа комментарий өстәргә