Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә апалы-сеңелле Фәрхетдиноваларның юбилей кичәсе узды

22 октябрьдә күренекле балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларның түгәрәк даталарына багышланган «Балачак илендә» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

«Иске Әлмәт» мәдәният йортына Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төрле бүләкләре ияләре апалы-сеңелле укытучы язучыларны котларга Әлмәт районы җитәкчелеге, Казан һәм Яр Чаллыдан килгән әдипләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, каләмдәшләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары, китап сөючеләр җыелган иде.

Кичә юбилярларның әсәрләреннән төзелгән әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Әлмәтнең «Баланың сәләтен үстерү үзәге – 51нче «Салават күпере» балалар бакчасы», 1нче гимназия, 10нчы лицей, 24нче мәктәп укучылары шигырьләр укыдылар, әкиятләр уйнап күрсәттеләр, ә «Әлмәтем» үрнәк бию ансамбле чарага тагын да күбрәк бәйрәм төсе һәм дәртлелек өстәп җибәрде. Моңардан тыш экраннан Фәрхетдиноваларның әсәрләренә нигезләнеп балалар тарафыннан иҗат ителгән мультфильмнар да күрсәтелде.

Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларны Әлмәт районы башлыгы урынбасары Рамил Закиров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафиналар җылы сүзләр белән котладылар һәм матур теләкләрен җиткерделәр.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың Рәхмәт хатын Рафис Корбан тапшырды. Котлауларга шулай ук Казаннан килгән кунаклар – Алмаз Хәмзин, Хәбир Ибраһимов һәм Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиевалар да кушылдылар.

Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр юбилярларны балалар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлешләре, иҗади хезмәтләре һәм иҗтимагый тормышта актив катнашкан өчен «Габдулла Тукайга 140 ел» истәлек медале белән бүләкләде.

Сәхнәдән шулай ук Яр Чаллы бүлегеннән Айрат Шәйхетдинов, Валентина Ибраһимова, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Илгизәр Әхмәтханов, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, әдәби әйдаман Гөлия Замалеева, юбилярларның хезмәттәш укытучылары һ.б. чыгыш ясады.

Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар кичәдә катнашып сәхнәдә чыгыш ясаган һәр балага китапларын бүләк иттеләр.

 


Комментарийлар

  1. Зәрия Хәбипова:

    Кичә матур булды. Әзерлеккә күп көч түгеп, төрле мәктәптән иҗатка, театрга тартылган балаларны җыйганнар Лилия белән Резедә. Балалар оста бии, уйный дип куанып кайттым. Без, зурлар, эшләп бетермибез. Сәхнәдә балалар шактый күп, ә залга балаларны чакырмаганнар.Тел дибез, мондый чараны дәррәү күтәреп алырга иде. Якында гына беренче мәктәп һәм.б, нигә килмәгәннәр? Мондый кичә тагын кайчан була әле. Телне күтәрердәй һәр чарага балаларны алып килергә кирәк.

Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар