Шагыйрь булуның нинди бонуслары бар? Шигырьне кәгазьгә язасызмы, компьютергамы, телефонгамы? Сезнең өчен социаль челтәрләр нинди дөнья: акмы, карамы? Электрон китапларга, аудио-китапларга карашыгыз нинди? Шигырь язу ләззәтме ул, әллә авыр хезмәтме?
Бу һәм башка бик күп сораулар 19 декабрьдә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында узган «Әдәби атнакич» проекты барышында яңгырады. Оештыручылары — Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды.
«Әдәби атнакич»кә бу юлы Казаннан кунак булып Рифат Сәлах (М. Җәлил исм. премия лауреаты) һәм Эльвира Һадиева («Белла» халыкара премиясе лауреаты) килгәннәр иде. Икесе дә «Татнефть» компаниясенең Саҗидә Сөләймәнова исемендәге кызыксындыру премиясе лауреатлары, шул премиянең стипендиатлары.
Алар белән очрашуда Әлмәт студентлары, мәктәп укучылары, Әлмәт театры артистлары, язучылар һәм «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Чараны ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе Равил Сабыр алып барды.
Очрашу ахырында, нәтиҗә ясап, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова «Әдәби атнакич» проектының уңышлы старт алуы һәм һичшиксез 2025 елда да дәвам итәчәге турында әйтте. «Бик җылы, җанлы очрашу булды бүген, бар кеше дә канәгать калды дип беләм. Киләсе очрашканнарга кадәр!» — диде Ф. Шәйхетдинова.
Исегезгә төшереп үтәбез, бер ай элек «Әдәби атнакич» проектында шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Дания Нәгыйм катнашкан иделәр.
Яңа комментарий өстәргә