Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәтнең 4 нче мәктәбендә Резеда Хәертдинова белән очрашу булды

«Бер очрашу үзе бер гомер». Бүген, 11 апрельдә, мондый исем астында Әлмәт шәһәренең 4 нче гомуми белем бирү мәктәбендә татар драма театрының каләмле артисты, Р. Төхвәтуллин исемендәге премияләр лауреаты Резеда Хәертдинова белән очрашу булды. Бу җылы чара мәктәптә милли мәдәни мохит тудыру аша балаларга туган тел өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру семинары  кысаларынды оештырылды. Катнашучылар – күпкырлы кунакның иҗатын яратучылар, районның татар телчеләре һәм мәктәп укучылары.

Кичә җыр-моң, шигърият белән үрелеп барды. Резеда Хәертдинова үзе турында сөйләде, иҗаты белән якыннан таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Очрашу азагында шагыйрә татар телендә җанлы җырлар башкаручыларга үзенең яңа китабын һәм театрга чакыру билетлары бүләк итте.

Моннан тыш семинарда «Яраткан шөгыльләрем», «Ел фасыллары», «Җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр» дигән темаларга татар һәм инглиз телләреннән интеграль дәрес фрагментлары күрсәтелде, «Милли бизәкле брошь» ясарга өйрәткән мастер-класс үткәрелде, башлангыч сыйныф укучылары «Су анасы» әкиятен уйнап күрсәттеләр, татар мәдәниятен арт-терапия алымнары аша өйрәнүгә багышланган мастер-класс узды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм