Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт китапханәсендә шагыйрь Нур Әхмәдиевне искә алдылар

Әлмәт шәһәренең милли китапханәсендә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Нур Гариф улы Әхмәдиевнең 75 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе булды.

Әхмәдиев Нур Гариф улы 1946 елның 14 декабрендә Азнакай районының Әсәй авылында туа. 1970 елда Казан дәүләт универститетының филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын туган төбәгендә укытучы булып башлый, аннары комсомолның район комитетында, «Маяк» газетасы редакциясендә эшли. 1977 елдан – «Татнефть» берләшмәсендә – 1985 елга хәтле Техника йортының техника кабинеты мөдире, «Азнакайнефть» идарәсенең курслап укыту комбинаты директоры, бораулау кадрлары мәктәбе мастеры.1987-1993 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасын җитәкли. 1993 елда «Татнефть»нең «Нефтяник Татарстана» корпоратив газетасы мөхәррире урынбасары була, татар телендәге «Хәзинә» газетасын оештыра. 1994-2008 елларда, лаеклы ялга киткәнче, әлеге газетаның мөхәррире булып эшли. Нур Әхмәдиев – танылган шагыйрь, егермегә якын китап, популяр җырлар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.

Чарада Нур Гариф улының хатыны, туганнары, каләмдәшләре, авылдашлары катнашты.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр