Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә язучылар белән очрашу булды

3 гыйнвар көнне балалар язучылары, Р. Төхвәтуллин премиясе ияләре, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт шәһәренең С. Сөләйманова исемендәге китапханәдә дөньякүләм әдәби марафонда катнашучылар белән очрашып,​ үз иҗатлары белән якыннанрак​ таныштырдылар. Әдәби марафончылар​ Лилия белән Резеда Фәрхетдиноваларның иҗатларын бик җылы кабул иттеләр. Язучылар гаилә белән бергәләп китап укуның туган телебезне саклауда әйтеп бетергесез әһәмияткә ия булуын ассызыклап уздылар. Ахырдан, гадәттәгечә, Лилия белән Резеда Фәрхетдиновалар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр. Очрашу бик җылы узды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева