28 октябрьдә Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Әнвәр Шәриповның 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗади очрашу булып узды. Чарада Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр катнашты һәм юбилярны җылы котлады.
Сценарий авторы Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова билгеләп узганча, галим, язучы, шагыйрь, профессор, филология фәннәре докторы, РФ халык мәгарифе отличнигы,ТР атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Җамал Вәлиди исм премия лауреаты Әнвәр Шәрипов 1941 елның 9 октябрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында, әтисе сугышка киткәннән соң өч ай үткәч дөньяга килә. Дүртенче сыйныфны укып бетергәч, әнисе гаиләне туган авылына, Зәй-Каратайга (Лениногорск районы) күчерә.
1958 елда Ш. Бикчурин «Чишмә» иҗат берләшмәсен оештыра. Төбәк гәзитенә мәкаләләр, шигырьләр җибәрә башлаган Әнвәр дә утырышларда бик теләп катнаша, әдәби иҗат белән шөгыльләнүнең нечкәлекләрен белергә омтыла. Нәкъ менә шушы кызыксыну 1960 елда аны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә.
Ә. Шәрипов Габдерәхим Утыз Имәнинең 400 битлек шигырьләр һәм поэмалар томын тәрҗемә итеп, киңкатлам укучыга тәкъдим итә, китапханәләргә таратуга ирешә. XVIII гасырда туган шагыйрьнең иҗади мирасын фәнни тикшереп, кандидатлык диссертациясе яклый. 2022 елда Лениногорск районы Тимәш авылында «Татнефть» ярдәме белән Габдерәхим Утыз Имәни исм тарихи-мәдәни комплекс ачылуга да зур өлеш кертә.
Кичәдә Ә. Шәриповны шулай ук аның якын дусты, иҗатташы, шагыйрь, “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, юбилярның шәһәрдәшләре, Яр Чаллыдан килгән шагыйрьләр Айрат Шайхетдинов, Илгизәр Әхмәтханов, Лениногорск районы мәдәният идарәсе башлыгы Гөлфия Зиатдинова, китапханә директоры Ләйсән Галимова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле җитәкчесе Тәслимә Рафикова, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалеева авылдашлары, китап сөючеләр котладылар. Ә юбилярның кызы Таңчулпан Гайнетдинова бөтен кешене гаҗәеп матур бию белән таң калдырды.


Яңа комментарий өстәргә