Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лениногорск шәһәрендә шагыйрә Людмила Аланлының иҗат кичәсе узды

13 мартта Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче күренекле яшь шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, Болгар радиосы “Милли музыка” премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җырчы, композитор, автор-башкаручы Людмила Аланлының иҗат кичәсе узды.

Людмила Аланлы – лирик шагыйрә, бүгенге көндә өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Ул җыр текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә. Аның җырларында керәшен халкының борынгы гореф-гадәтләре чагыла. Бу җырларны танылган җырчылар зур сәхнәләрдән башкара. Алар арасында Салават Миннеханов, Гүзәлем, Алсу Абелханова, Рамил Галимзянов, «Казан егетләре» төркеме һәм башкалар бар.

Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри әсәрләре турында сүз барды, шигырьләре, ул иҗат иткән җырлар яңгырады. Автор шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Кичәдә Людмила Аланлының иҗатташ дуслары, гомумән аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, остазлары, фикердәшләре, каләмдәшләре, туганнары чыгыш ясады.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева