Онытмадык! Онытмабыз!
Әйе, онытмадык, онытмабыз! Татарстан Республикасының Лаеш районы, Имәнкискә авылында золым корбаннарын искә алу кичәсе булды. Репрессияләр фаҗигасенә багышланган Хәтер кичәсендә Казаннан, Лаешның үзеннән, тирә күрше авыллардан килгәннәр иде, бу чарада Түбән Новгород өлкәсеннән ирем Хөсәен Аймалетдин белән без дә катнаштык. Золым корбаннарын искә алу чарасы тарихи- әдәби- дини-мәдәни юнәлештә узды. Тарихчылар язуынча, СССР да 3 миллион кеше, кулак дип сөргенгә сөрелә, Лаеш районында бу сан 131, ә Имәкискәдә 14 гаиләне, тамырларыннан кубарып алып, Себергә сөрәләр, аларның күбесе шунда юкка чыга. Хәтер кичәсе шулар рухына багышланган иде…
Чарада шушы темага язган язучылар, дин әһелләре, төбәк тарихчылары, татар зыялылары, Имәнкискә авылыннан чыккан танылган шәхесләр катнашты һәм чыгыш ясады. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, аның бертуган энесе, Лаеш мәхәлләсе имам- хатыйбы Зөфәр хәзрәт Габдуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәис урынбасары, шагыйрә, шушы төбәк тумасы Илсөяр Ихсанова, Имәнкискәдә озак еллар имам булып эшләгән Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов, аның кызы, танылган җырчы Сәйдә, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Татнетны үстерү фонды һәм Белем. ру компанияләре җитәкчесе Раил Гатауллин, Имәнкискә урта мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Алия Шәймөхәммәтова, Имәнкискә авылы мәхәлләсе абыстае, танылган педагог Миңлесорур Хафизова, авыл мулласы Вазыйх хәзрәт Сафин, Питрәч мулласы, төбәк тарихчысы Вагыйз хәзрәт Гатин, Чирмешән районының Чертуш авылы мәдәният йорты директоры, төбәк тарихчысы Рәмзия Мусина, Казаннан сәнгать әһелләре, Лаештан ” Алчәчәк” ансамбле, шушы кичәне оештыручы язучы Гүзәл Галләмова, Түбән Новгород өлкәсеннән төбәк тарихчысы Хөсәен Аймалетдинов һәм, шушы темага язучы буларак, мин дә чыгыш ясадык.
Әйе, мин инде кырык ел буе репрессияләр темасын өйрәнәм, бу хакта дистәләгән мәкаләләрем, китапларым бар. Әле узган гасырның сиксәненче еллар уртасында язылган ” Кыңгырау” повесты, аның буенча эшләнгән ” Безне онытмагыз” драмасы, егерме беренче гасыр башында Магнитогорскига барып, сөргенгә сөрелгән татарлар тарихын махсус өйрәнеп язган “Кырык сырт” романы, репрессия корбаны, тарихчы Михаил Худяков турында рус телендә ике китабым, золым корбаны, тарихчы Һади Атласи турында ” Соңгы туранчы” китабым, репрессия корбаннарының хатларыннан, истәлекләрдән торган ” ГУЛАГ – яралы язмышлар ” китабы – шушы кырык еллык хезмәтенең нәтиҗәсе. Хәтер кичәсендә мин шулар турында сөйләдем, бу репрессияләрнең халыкка каршы уздырылган җинаять булуын әйттем, аның өчен тәүбә итәргә һәм беркайчан да кабатламаска чакырдым. Әйе, тарих – гыйбрәт, әмма кайчан яшәсәң дә, кайда яшәсәң дә, иң беренче чиратта, Кеше булып калырга кирәк! Бу чараның төп шигаре шул иде.
Төбәк тарихчысы Хөсәен Аймалетдин Түбән Новгород өлкәсендәге репрессияләр турында сөйләде. Узган гасырның утызынчы елларында монда да 78 дин әһелен, халык дошманы, дип, хөкем иткәннәр, 56 мулланы атып үтергәннәр, мәчетләрне япканнар. Бу төбәктә репрессияләр 1919 елда ук башланган, Семочки авылында, советларга каршы, дип, 51 татарны судсыз- нисез атып үтерәләр. Халык анда да бу золым корбанарын онытмый, алар күмелгән “Шәһитләр зираты”нда һәр елны Хәтер көне уздырыла. Хөсәен Аймалетдин халыкка бу турыда да сөйләде.
Әйе, җыелган халык шәхес культы еллары, аның корбаннары турында күп мәгълүмат алды. Соңыннан мәчет мәдрәсәсендә түгәрәк өстәл узды, золым корбаннары рухына дога кылынды. Чарада катнашучылар шулай ук урта мәктәптә дә булдык, аның гаять бай музее белән таныштык, укучы балалар белән очраштык. Шунысын да әйтергә кирәк – Имәнкискә авылы мәктәбендә барлык фәннәр дә татарча укытыла, ул бөтен республика өчен үрнәк мәктәп!
Бу гаять мәгънәле, бай эчтәлекле кичәне оештырган һәм алып барган өчен язучы Гүзәл Галләмовага һәм китапханәче Гүзәл ханымга зур рәхмәтләребезне әйтәбез! Ә бу авыл турында әле аерым язмабыз булыр, ин шәә Аллаһ! Моннан егерме ел элек Имәнкискәдә булып, мин ” Су астында калган татар тарихы” дип аталган күләме тарихи очерк язган идем. Әйе, авыл башында 3 мең еллык борынгы курганнары булган, фәнгә ” Имәнкискә мәдәнияте” дип кереп калган, рәсми яше 1500 ел дип билгеләп үтелгән, Идел- Чулман кушылган урында, Кама сусаклагычы ярларында урнашкан бу авыл аерым мәкаләгә дә, аерым китапка да бик лаек! Шушы авылда туып үскән һәм хәзер дә Имәнкискәдә яшәүче язучы Гүзәл Галләмова шушы юнәлештә инде эзләнүләр алып бара, аңа иҗат уңышлары телик! Онытмадык! Онытмабыз!
Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Яңа комментарий өстәргә