9-13 июнь көннәрендә Кыргызстанда Кара-Кыргыз автономияле өлкәсенең 100 еллыгына багышланган “Түрк дөньясының IX халыкара Чукурова шигърият һәм музыка фестивале” уздырыла. Әлеге форумда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин катнаша.
Фестиваль кысларында Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың Төркиянең Бурса шәһәрендә төрек, татар, азәрбәйҗан, урыс телләрендә нәшер ителгән “Татар капкасы” китабы тәкъдир ителде.
Яңа комментарий өстәргә