Кукмараның Манзарас авылы мәдәният йортында прозаик, шагыйрә, публицист, мөгаллимә Рифә Рахманның “Татар кызы” романына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
Конференциядә язучылар Рифә Рахман, Газинур Морат, Рәҗәп Бәдретдинов, Рифат Сәлах, укытучылар, укучылар, китапханәчеләр, әдәбият, сәнгатьне үз итүчеләр катнашты. Чарада “Татар кызы” романы буенча язылган чыгышлар укылды, әсәр турында укучыларның фикерләре яңгырады. Соңыннан конференциядә актив катнашучылар бүләкләнде.
Яңа комментарий өстәргә