Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кукмарада – “Рифә Рахман укулары”

Утызынчы ноябрьдә Кукмара Үзәк китапханәсендә регионара оештырылган “Рифә Рахман укулары”ның йомгаклау конференциясе узды. Аны район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл Мәсхүт кызы ачып җибәрде. Ул якташының иҗатына тукталды, әлеге иҗатка райондашларының һәм шәхси мөнәсәбәтен сөйләде, Рифә Рахманны хакимият исеменнән юбилее белән котлады.

Конференция шагыйрәнең алтмыш еллыгын билгеләүче чараларның чираттагысы иде. Төрле районнарның китапханәләреннән, мәктәпләреннән килгән кунаклар, Казанлылар – Рифат Җамал, Ләйлә Минһаҗева һәм юбилярның үзе составындагы жюри фәнни эзләнүләрнең икенче этабына сайлап алынган эшләрне тыңладылар, сораулар бирделәр, фикер алыштылар.

Тамашачыларда Рифә Рахман әсәрләренең прототиплары турындагы докладлар аеруча зур кызыксыну уятты. Шагыйрәнең якташлары аларны шактый дөрес билгеләгән һәм кайберләренең борынгы чорларга караган фотоларын да тапкан булып чыкты. Рифә Рахманның үзенчәлекле стильдәге повестен язуга этәргеч биргән һәм аның, Рәсәй авыллары кебек, иҗтимагый чор тарафыннан корбанга китерелгән үзәк герое Моңсу Күзнең иң соңгы көннәреннән рәсеме тыңлаучыларга аеруча тәэсир итте. Сүтелеп яткан мәктәптә кайчандыр хуҗалык эшләрен башкарган һәм “югала барган” Мәмәширнең бердәнбер аты бигрәк тә авылдашлар хәтерендә узган чорлар, әсәрнең шулай ук бу дөньядан иртә киткән геройлары турында истәлекләрен яңартты, башкаларда исә татар авылларының киләчәгенә бәйле борчулы уйларны яңадан кузгатып җибәрде.

Конференциядә җитди фәнни сүз белән укучы һәм автор арасындагы җылы әңгәмәләр гел чиратлашып барды. Аны фәннәр докторы, профессор Ләйлә Минһаҗеваның Рифә Рахман иҗаты хакындагы фикерләре, Рифат Җамалның каләмдәше турындагы кайнар чыгышлары тагын да эчтәлеклерәк итте. Рифат әфәнде чараның ял өлешендә кунаклар каршында үз әсәрләрен башыннан ахырынача яттан сөйләде һәм һәр чыгышы саен көчле алкышларга күмелде.

Конференция “Рифә Рахман укулары”ның җиңүчеләрен тәбрикләү, аларга чыгышлары кергән китаплар бүләк итү белән тәмамланды. Казан кунаклары мондый тирән эчтәлекле мәдәни чараларны туктаусыз уздырып торган, якташларының иҗатын югары бәяләгән Кукмара хакимиятенә, аның мәдәният бүлегенә, районның Үзәк китапханә хезмәткәрләренә, аерым алганда директоры Касыймова Резидә Хәкимулла кызына зур рәхмәт хисләрен белдерделәр, яңартылган китапханәне тамаша кылдылар, мондагы һәр җирнең уйлап эшләнгәнлегенә, укучыларның китапханә тормышында актив катнашуларына сокландыруларын әйттеләр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр