Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кукмара районында шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың 60 еллыгына багышланган әдәби сәгать үткәрелде

Кукмара районы Үзәк китапханәсендә «Сөембикә» хатын-кызлар клубында катнашучылар өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың 60 еллыгына багышланган «Язмышлар такыясы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Клуб җитәкчесе Сәлимова Т.Х. компьютер презентациясе ярдәмендә кунакларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, катнашучылар үзләре шигырьләр укыдылар, танылган җырларын җырладылар. Чара ахырында «Тезим әле шигырь-гәрәбәне, Ямен-ямьгә туры китереп…» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү булды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр