29 ноябрь көнне Кукмара районы Зур Сәрдек авылы мәктәбендә Г.Морат исемендәге “Без шагыйрьле халык” дип исемләнгән шигырь конкурсының йомгаклау туры үтте. Әлеге бәйгедә Казан шәһәреннән килгән кунаклар, шагыйрь Газинур Морат, язучылар Ләбиб Лерон һәм Вакыйф Нуриев катнашты.
Әлеге матур чара барышында Газинур Васик улы үзенә ТР Рәисе Указы белән бирелгән Татарстанның халык шагыйре дигән мәртәбәле исемнең медален һәм таныклыгын мәктәп музеена тапшырды.
Яңа комментарий өстәргә