Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кукмара районы Березняк авылында Рәниф Шәрипов исемендәге шигырь язучылар бәйгесе

13 май көнне Кукмара районы Березняк авылында шагыйрь Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучылар бәйгесе узды. Авылның мәдәният йорты бинасында үткән әлеге чарада Рәниф абый үзе һәм аның каләмдәшләре – якташы Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Гөлзадә Бәйрәмова, Йолдыз Шәрәпова һәм Фәнил Гыйләҗев катнашты. Узган елны жюри составында булган, инде арабыздан киткән Заһид Мәхмүди, Фәйрүзә Мөслимоваларны да җылы итеп искә алдылар. Укулар өч юнәлештә бәяләнде. Рәниф Шәриповның балалар өчен язган шигырьләрен укучыларны сыйныфларга аерып, урыннар белән бүләкләделәр. Ачылыш тантанасында җирле хакимияттән районның социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе, Мәгариф идарәсе мөдире һәм башкалар катнашты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр