
15 февраль көнне бөтен татар дөньясы каһарман-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 119 еллыгын билгеләп үтте. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, Татарстанның күп кенә шәһәр һәм районнарында гына түгел, хәтта Россиянең төрле төбәкләрендә дә, әлеге мөһим вакыйгага битараф калмыйча, төрле чаралар оештырганнар.
Мине иң нык тетрәндергәне Казан булды. Аның да Казан Кирмәне каршындагы каһарман-шагыйрьнең һәйкәле янында узган чара. Дөресрәге, чара-бичарадан үткәрелгән бер чараны хәтерләтте ул миңа. Бөек җиңүнең 80 еллыгына әзерлекнең мөһим бер старты булырга тиешле вакыйга, Җәлил рухын рәнҗетү кебек тоелды миңа. Өстәвенә, 2025 ел Россиядә Ватанны Саклаучы елы дип игълан ителгән иде.
Чарага күп санлы каләмдәшләремне, киң җәмәгатьчелек вәкилләрен күрермен, дип килгән идем. Ни күзләрем белән күрим, өч-дүрт бөртек каләмдәшем килгән. Язучылар берлеге рәисе язучыларның ватсап төркеменә: “Җәлил премиясе лауреатларын беренче нәүбәттә көтеп калабыз!” дип хәбәр салса да, чарада премия лауреатларының ике процентын да күрергә насыйп булмады. Күрәсең, рәисне ишетмәгәннәр, күрәсең, аны ишетмиләр һәм ишетергә теләмиләр дә. Кайда сез, милләтебезнең йөз аклыгы булган шагыйрь исемен йөрткән лауреатлар?! Шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, рәссамнар, җырчылар, актерлар, кайда сез?! Муса Җәлилнең туган көнендә генә булса да, аның һәйкәленә килеп чәчәкләр салу сезнең изге бурычыгыз түгелме?!
Сүз дә юк, чарага Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова да, Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да килгән иде. Ни генә булмасын, нәтиҗәдә, каһарман-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы ниндидер бер оештырылып җитмәгән, тәртипсез, хаотик чараны хәтерләтте. Кем ничек тели шулай барып, Җәлил һәйкәленә чәчкәләребезне ыргыттык та (чынлап та, ыргыттык. Чөнки һәйкәл пьедесталына чәчкәләрне куеп булмый, бозланган таштан шуып төшәләр), “бу нәрсә булды соң, әй”, дигәндәй күзгә-күз карашып тордык та, шуның белән таралыштык.
Югыйсә, татар халкының батырлык символына әйләнгән шагыйрь туган көнне, ярты сәгатьлек кенә булса да, шигъри-музыкаль композиция оештырырга мөмкин булгандыр. Моның өчен хәтта әллә ни зур чыгымнар да соралмый. Җәлил премиясе лауреатлары гына да күпме! Барысы да бушка чыгыш ясарга ризалар. Озын сүзнең кыскасы, форсатны тагын кулдан ычкындырдык. Нәшләптер, быел Мәдәният министрлыгы да, Язучылар берлеге дә шундый мөһим вакыйгага әллә ни игътибар бирмәгәннәр. Язучылар берлегенең соңгы идарә утырышында да Муса Җәлилнең туган көнен ничек билгеләп үтү турындагы фикер алышуны вак мәсьәлә итеп караганннар. Күрәсең, идарә әгъзаларын әдәби премияләр сөреме каплап алган булгандыр. Шигъри-музыкаль композиция оештырылмаган очракта да, һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы культурасын онытмасак иде. Без бит Татарстан, без бит татарның мәккәсе, Россиянең өченче башкаласы булган Казан шәһәре!!!
Рәмис Аймәт