Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

Кече күңелле олуг галим: Фоат Галимуллинга – 80 яшь

Бу юлларны язганда, күз алдыма студент тормышында якты эз калдырган, бүгенге көндә дә үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итүче укытучым Фоат ага Галимуллин килә. Җыйнак, пөхтә, ап-ак мичле авыл өе. Стенада күкеле сәгать һәм радио. Шул радиодан салмак, аһәңле, тыңлап туеп булмаслык тавыш агыла. Бу тавыш үзе артыннан ияртә, һәрбер әйтелгән сүз синең күзәнәкләреңә кадәр үтеп кереп, сүзнең көчен, тәмен белергә, тел дигән дәрьяның тирәнлеген тоярга өйрәтә. Тавыш иясе – татар халкының яраткан дикторы, күпләгән студентларның хөрмәт иткән укытучысы, фән дөньясында танылган галим, үткен сүзле тәнкыйтьче Фоат Галимуллин.

Еллар үткән саен, кеше үзенең хәтер «көндәлекләрен» ешрак барлый, «укый». Күңел төпкелләрендә гомер буена рәхмәт хисләре белән искә ала торган кешеләр ешрак искә төшә. Хыялга илтүче юлда җитәкләп баручыларга күңелдә туган рәхмәт, хөрмәт хисләре тагын да ныгый. Бу юлларны язганда, күз алдыма студент тормышында якты эз калдырган, бүгенге көндә дә үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итүче укытучым Фоат ага Галимуллин килә.

Институт еллары – һәрбер кеше гомеренең, яшьлекнең иң кадерле, гомергә истә кала торган мизгелләредер. Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетында Фоат ага Галимуллин укыган лекцияләргә йөрү без – студентлар өчен үзе бер көтеп алган бәйрәм иде. Фоат ага сөйләгән лекцияне, әллә темасы кызыклыктан, әллә сөйләүчесенең тавышына әсир булып, рәхәтләнеп тыңлый идек. Сәнгатьле уку дәресләрендә чын артист – диктор Фоат ага Галимуллинның гади генә шигырьне күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтеп укуы төркемдәге һәрбер студентның күңеленә шигырьне, шигъриятне ярату, аңларга тырышу орлыгы салгандыр… Шәхсән үзем өчен шулай булды.

Хәзер студент чаклар шактый гына еллар артында калгач, күңелдә кайта-кайта сорау туа: бу кадәр моң, аһәң, туган телгә чиксез мәхәббәт Фоат аганың күңеленә ничек сыйды икән? Шул сорауга җавап эзләп, остазымның тормыш юлын, иҗат эшчәнлеген барлыйм.

Һәрбер төбәк үзенә генә хас булган үзенчәлекле яклары белән аерылып тора. Кукмара элек-электән эшкә батыр, уңган, җыр-моңга гашыйк кешеләре белән горурлана. Баскан җирендә ут чыгара, сандугачлар көнләшерлек итеп җыр суза торган һәрбер кеше олы хөрмәткә лаек. Ә Фоат ага Галимуллинның Кукмара егете булуы – тагы да зур горурлык.

Тормыш Фоат аганы башыннан сыйпап кына үстермәгән. 1941 елның 21 мартында Арпаяз авылында дөньяга аваз салган сабыйның бала чагы нәкъ менә яз кояшы кебек көләч, балкып барырга тиеш кебек. Ләкин шул заманның иң дәһшәтле сынавы – сугыш афәте балачакны юкка чыгара. Сугыш аның 30 яшьлек әтисен дә аямый. Әтисе Галимулла хатыны Нурхәятне, өч баланы ятим итеп һәлак була. Заман ничек кенә сындырып сынарга тырышса да, шул чорга хас булган үҗәтлек, тырышлык, тормыш арбасына чытырдатып ябышып яшим дигән өмет адәм баласын алга илтә. Ятимлек, ачлык, ялангачлыкка бирешергә теләмичә, сабый, соңрак яшүсмер Фоат киләчәккә өмет белән алга атлый. Алдагы гомерендә шул чакның самими, үзенә генә хас булган матурлыгын аерым бер җылылык белән искә алачак әле Фоат ага. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, күрше авылга йөреп укый. 1955 елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмамлый. Колхозда тракторчы ярдәмчесе була, төрле эшләр башкара. Ә шулай да иң яраткан шөгыле – китап уку. Авыл китапханәсендә инде барлык китаплар укылып беткән, китапка булган сусау әле басылмаганлыктан, юл район китапханәсенә салына. Дөньялар сугыштан соң әле яңа җайланып килә, сугыш тирән эз калдырып киткән тормыш мәшәкатьләрен җайларга кирәк, бер яктан карасаң, китап кайгысы да түгел кебек. Ә юк, китапка, әдәбиятка булган мәхәббәт әле нәни Фоат тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзен әйткәндә, әбисе Сәрбиҗамал тарафыннан күңеленә орлык итеп салынган. Киләчәктә әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть бакчасында мул җимешләре белән сөендерәчәк әле ул. Әбисенең өйрәткән шигырьләре, аның канатлы, үткен сүзләре Фоатка әдәбиятның чишмә башы булып тора, һәм ул, бик мул сулы булып, киләчәк буын кешеләренең дә күңелләрен сафландырып, озак еллар сугарып торачак.

Яшьлекнең күңелле вакыйгаларының берсе – авыл яшьләре һәм укытучылары белән концерт-спектакльләр кую. Сәнгатькә омтылыш Алабуга мәдәният-агарту училищесына китерә. Ә аннары инде тормыш дигән мул сулы дәрья үзендә колач салып йөзәр, ашкынып яшәр һәм эшләр өчен, Фоат аганы үзенә бөтереп алып керә.

Алда армия хезмәте. Анда радиомеханик һәм радиотелеграфист белгечлеге үзләштереп, радиостанция начальнигы була. Армиядә шулай ук комсомол комитеты секретаре итеп сайлана. Армия хезмәтен тәмамлап, туган якларга кайтканнан соң, Кукмара райкомында һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. 1967 ел Фоат аганың тормышында яңа үрләрнең башлангычы була. Фоат Галимуллин, зур конкурс үтеп, Татарстан Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение комитетының дикторы итеп раслана. Дикторлык хезмәтендә булган истәлекләре белән уртаклашканда, аның бик еш искә ала торган хатирәсе бар. Бөтен Советлар Союзыннан Мәскәүгә дикторлык курсына утызлап укучы җыела. Әлеге курсларны Юрий Левитан җитәкли. Шулай беркөнне дәрес барган вакытта Левитан курсантларга: «Кайсыгыз нәкъ минем кебек итеп, “Внимание! Внимание! Говорит Москва!” – дип әйтә ала, шул курсантка “Останкино” телевидение манарасындагы “Җиденче күк” ресторанына күтәрелергә ике билет бирәм», – дип мөрәҗәгать итә. Утыз кеше арасыннан бары тик мин генә әлеге сүзләрне аныңча яңгырата алдым, ди Фоат абый.

60-70нче елларда һәр көнне радио тыңлаучыларны бәрхеттәй йомшак тавышы белән Фоат Галимуллин сәламли. Бүгенге көндә дә татар телендә эшләүче радио һәм телевидение алып баручылары аның үрнәгендә милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен саклап, алдагы буынга тапшыра. Билгеле, соңгы вакытта төрле ешлыкта, төрле кешенең зәвыгына, ихтыяҗына туры килгән берничә радио барлыкка килде. Алардагы кайбер алып баручыларны тыңлагач, остазым Фоат ага Галимуллин күз алдына килә, аның һәр сүзнең тәмен белеп, логик басымны дөрес куеп сөйләгән лекцияләре күңелдә яңара. Шул чакта күңелдән: «Эх, боларны сүзнең кадерен аңларга өйрәтер өчен, Фоат ага Галимуллин мәктәбе аша уздырасы идее», – дигән уй йөгереп уза.

«Дикторлык элек бик җитди һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе иде. Диктор турыдан-туры халык белән аралаша, рәсми карашларны ышандырырлык итеп халыкка җиткерә. Ә монда инде тавышның көче, аһәңе әһәмиятле роль уйный. Башка һөнәр ияләренә үз эшләрен башкарганда махсус бурычлар куелган кебек, безнең һөнәргә дә таләпләр куела иде. Бигрәк тә турыдан-туры эфирга чыгып сөйләгәндә җаваплылык нык арта. Хәзергеләр кебек теләсә нәрсә сөйләп утырып булмый», – ди ул үзе бу турыда. Чыннан да, авызы әйткәнне колагы ишетми торган сөйләүчеләрне тыңлавы рәхәт түгел.

Яңадан еллар аша юбилярның тормыш юлын, эшчәнлеген барлыйм. Гомернең бер генә көне дә эзләнүләрсез, тырыш, максатчан хезмәттән башка узмаган. Радиода эшләү белән беррәттән, Фоат ага Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Шушы елларда аның фәнни эшчәнлеге башлана. 1999 елда Фоат ага Галимуллин профессор исеменә лаек була. Бу исемгә ирешер өчен, никадәр саллы хезмәтләр, эзләнүләр, алда куелган максатка тырышлык һәм омтылыш ята.
Фоат ага – тугыз йөздән артык фәнни хезмәт авторы. Алар арасында фәнни-методик әсбаплар, күпсанлы фәнни-теоретик, методик мәкаләләр бар. Күп еллар буена Татарстан радио һәм телевидениесеннән «Яңа китаплар» дигән тапшырулар циклын алып барды, «Тел күрке – сүз» дигән тапшыруның даими катнашучысы иде, Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазыйфасын башкарды.

Иҗади эшчәнлегенең тагын бер зур өлешен – Фоат аганың урта мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре, программаларын язуын күрсәтергә кирәк. Без, татар мәктәпләрендә эшләүче укытучылар, әдәбияттан ничә еллар буе авторлар составында Фоат Галимуллин булган дәреслекләр ярдәмендә белем һәм тәрбия бирдек. Дәреслекләр төзү эше һәрвакыт барлык милләтпәрвәрләрнең дә алдында торган төп бурычлардан саналган. Фоат ага тарафыннан төзелгән дәреслекләр заман куйган төрле катлаулы хәлләрне чишә ала торган буын тәрбияләргә ярдәм итә дип саныйм. Шулай ук аның тавышы белән яздырылган дисклар мәктәп тормышында, әдәбият дәресләрендә куллану өчен бик зур ярдәмлек булып тора. Уйлап карасак, татар дөньясындагы күпме әдәби әсәрләр аның тавышы белән халкыбыз күңеленә кереп урнаша бара.

Фоат Галимуллин – бүгенге көндә бик күп дәүләт бүләкләренә ия булган олпат шәхес. Бу язмада аның башкарган эшләрен дә, мактаулы исемнәрен дә бик озак санарга булыр иде. Чыннан да, Фоат аганың эшчәнлеге саф, мул сулы чишмә сыман. Чишмәләр дә бит тирә-якны үзләренең шифалы сулары белән сафландырып тора. Фоат ага да нәкъ менә шул чишмә сыман: үзенең армас-талмас эше, бетмәс-төкәнмәс энергиясе, тарихыбызга, туган телгә карата булган чиксез мәхәббәте белән инде озак еллар милләт яшәешен сугарып яши. Заманның кырыс җилләре туган телне, халык язмышын камчылаганда, шуларны кайгыртып, саклап һәм яклап калу өчен, көрәшнең алгы сафында нәкъ менә аның көрәштәшләре басты. Фоат аганың хезмәте, башкарган эшләре югары бәяләнә. Ә иң зур бәя – татар халкының аңа карата булган мәхәббәте, аны олылавы. Бу шунсыз мөмкин дә түгел: гомер буе милләткә, халыкка, фәнгә армый-талмый хезмәт итү, бөек, мәгърур татар телен бөтен камиллеге белән дөнья аренасында биеклектә тоту өчен, бар көчен биргән шәхес иң олы мәртәбәгә лаек. Фоат аганы һәр очрашуга сагынып көтеп алалар, аның белән төрле темага иркенләп сөйләшеп, киңәш сорап, сөйләмен йотлыгып тыңлап, күңелләрен сафландыралар.

Ә Фоат Галимуллин шундый зур дәрәҗәләргә ия булуына карамастан, үзен беркайчан да өстен куймый, бик ипле, итагатьле, гап-гади кеше. Шәхсән үзем аның белән бүгенге көндә дә элемтәдә торам, хәл-әхвәл белешәм, аннан киңәшләр алам. Аралашкан саен Фоат абыйның искитмәле хәтеренә таң калам. Ул һәрбер студентының, хезмәттәшенең язмышыннан хәбәрдар. Татарстан Республикасында 43ләп район, һәр районда күпме авыл бар. Ул һәр авылның, аңа өстәп, авыл тирәсендәге атамаларның да исемнәрен белә.

Бүгенге көндә олпат галим үзенең олуг юбилеен каршылый. Бу уңайдан меңләгән студентларының, татар халкының бер вәкиле буларак, Фоат агага чиксез хөрмәтемне җиткерәсем килә.

Рәхмәт сезгә, Фоат ага! Милләтне, телне яратырга, аны заманның зәһәр җилләре камчылаганда да сакларга, якларга кирәклеген аңлатканыгыз өчен. Туган як дигән изге якны күңелнең иң нечкә кыллары аша яратырга өйрәткәнегез өчен. Еллар чәчләргә ак бәс салса да, күңелегез белән самими булып, кешеләргә рәхмәт хисләре һәм ышаныч саклап калганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Киләчәктә дә мондый матур гомер бәйрәмнәрен каршыларга язсын. Без – Фоат Галимуллин мәктәбен узган укучыларга сезнең белән әле озак еллар очрашулар насыйп булсын. Рәхмәт сезгә, кече күңелле олуг галим!

Алмаз ГАРИПОВ,
(Кукмара районының Олыяз мәктәбе директоры)

 

 

 

 

Язучылар