Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казансу буенда «Шагыйрьләр урамы»: «Бер шигырь җанны тишә ала – шигъриятнең көче шунда»

Милли китапханәдә «Интертат»ның 20 еллыгы уңаеннан шигърият кичәсе узды.

Барысы да Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек каз юлы» шигъри композициясеннән башланды. Шуны тыңлаганнан соң күңелгә ни җитмәве аңлашылды. Шигърият җитми икән бит. Һәм ул ниндидер җепкә тезеп, билгеле бер кысаларга кертелмәскә дә тиеш кебек. Нәкъ шул көннәрдә интернет киңлекләрендә бер концертның язмасын тыңларга туры килде – Зуля Камалова концерты иде ул. Анда Йолдыз шигырь укыды…

«Әйдә, безнең террасада уздырабыз. Анда кояш баешы матур», – дип идеяне күтәреп алды ТР Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин.

Ә Йолдыз Миңнуллина хәтта алып барырга да ризалашты. Йолдыз үзе! «Шагыйрьләр урамы» дигән исемне дә ул тәкъдим итте. «Яшьләр башлый. Халык шагыйрьләре – хедлайнерлар», – диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Алсу Исмәгыйлева идеяне күтәреп алып: «Бик матур, затлы аудитория җыячакбыз», – диде. Алга китеп әйтәм, җыелды да ул матур һәм затлы аудитория!

Тәвәккәлләп, төрле буын шагыйрьләрен бер мәйданга җыярга булдык. Яшь буын берсүзсез, өлкәннәр бераз уйлабрак ризалашты.

Дөрес, көн бераз бозылып китеп, безгә Тәбрис вәгъдә иткән кояш баешын күрергә туры килмәде. Шигърият кичәсен Милли китапханәнең күргәзмәләр залында уздырдык.

Кичәне Равил Фәйзуллин башлады. Ул Казансу турында өр-яңа шигырен укыды. Казансуыбызның сөенече-көенече дә, горурлык та, сагыш та сыйган шигырь. Яшьлегендә Казансуны аркылыга-буйга йөзгән әдип, татар әдәбиятында «Фәйзуллин йөзүләренә» нигез салган шагыйребез укыган шигырь бераз моңландырды. Фәйзуллин әле дә йөзә, әмма Казансуда түгел шул инде… Дөресен әйткәндә, кичә яшь шагыйрьләрдән башланып, берәм-берәм өлкәнрәкләргә күчә барып, халык шагыйрьләренә барып җитәргә тиеш иде. Казансу буенда шигырен сөйләп, Аккош күленә ашыккан шагыйребезгә сүзне алдарак бирдек.

Сүзне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков алды.

Шамил Садыйков: «Бу «Интертат»тан көтелмәгән адым булды, әлбәттә. Кайсыгыз көткәндер «Интертат»ның шигърият белән кызыксынуын? Берәрегез көттеме? «Интертат» сюрпризлар ясарга ярата ул. Бирегә әдәбиятыбызның йолдызлары килгән. Без журналистлар – сезнең хезмәтчеләр, сезнең кебек мәңгелеккә, тарихка кереп кала торган кешеләр түгел. Әлбәттә, соңгы вакытта сезгә игътибар да җитмәгәндер. Шундый заман! Җанисәп алган вакытта Ләбиб Лерон язган бер шигырь искә төште. Зур әсәрләр язарга, кинолар төшерергә була… Ләкин кайчакта бер шигырь дә җанны тишә ала. Шигъриятнең көче шунда. Шагыйрьләр – иң алда баручылар. Аларга сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим. Мин бу адымны алга таба да дәвам итерсез дип уйлыйм. Шигъриятнең әле потенциалы зур. Мондый кичәләр безгә бик кирәк».

Йолдыз Миңнуллина: «Шигырь бөтенебезгә бик таныш әйбер. Без аны мәктәптән үк өйрәнә һәм анализлый башлыйбыз. Без аның эчтәлеген анализлыйбыз. Шигырьнең эчтәлектән кала башка бик мөһим ягы да бар. Шигырьнең көе! Шигырьнең асыл көе авторның үзе укуында гына чагыладыр, бәлки. Шуңа күрә бүгенге кичәдә авторлар шигырьләрен үзләре укыйлар. Ә без эчтәлектән башка икенче мәгънәгә керергә, аны тоемларга җыенабыз».

Йолдыз Миңнуллина һәр шагыйрьнең иҗатын бәяләгән фикер әйтте. Шигырь сөючеләр шагыйрьнең исеме яңгараганчы ук кем турында сүз баруын фаразлап бара алдылар.

Гүзәл Закированың шигырьләре сулышка көйләнгән. Аның сулышы озын яки өзек-өзек булырга мөмкин. Шул сулыш аша Гүзәлнең бу шигырьне язгандагы халәтен тоемларга була.

Ләйлә Фаяз. Киләсе шагыйрь бик аңлаешлы сүзләр белән яза һәм аның шигърияте бик аңлаешлы. Ләкин ул сүзләр билгеле бер ритм булдыралар. Ул шигырьләрнең үзгә бер көе барлыкка килә. Шул көй гади генә сүзләргә тәэсир итә башлый һәм мәгънәсен үзгәртә, үзгә мәгънә өсти.

Булат Ибраһимов. Әлеге шагыйрьне тыңлау өчен безгә бераз башка халәткә күчәргә кирәк булачак. Ул – берләштерә торган шагыйрь! Аулак бүлмәләр шагыйре түгел, киң мәйданнар шагыйре. Аны тыңлаганда шагыйрь белән дә, бер-беребез белән дә берләшергә кирәк.

Резеда Гобәева. Бу шагыйрьнең шигъриятендә мәгънәнең күләме классик берәмлектә башлана, ләкин алгы планга хис чыга. Без аны тыңлаганда хис тоябыз, ләкин эчкәрәк керә башласаң яки хәтергә сеңгән шигырьне кабатлап йөри башласаң, аның яшерен мәгънәләре ачыла башлый.

Фәнил Гыйләҗев. Хәзер шигырь сөйләячәк шагыйрьне мин бераз манипулятор дип уйлыйм. Миңа калса, аның өчен шигырь үзмаксат түгел, ул башка төрлерәк жанрда да эшли алыр иде. Аның шигырь язганда башка максаты бар. Шигырь язу түгел, ниндидер башка максат – фикер җиткерү максатымы ул, нәрсәгәдер үгетләүме… Ниндидер башка максат.

Лилия Гыйбадуллина. Киләсе шагыйрьне күз йомып тыңларга кирәк. Ул хәзер сүзләре белән манзара ясаячак. Җил сызгырган, идән сайгаклары шыгырдаган тавыш…

Лилия Гыйбадуллинага әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова чәчәкләр бүләк итте.

Рифат Сәлах. Хәзер саф музыка булачак. Ул бик гади тоелырга мөмкин. Ләкин бу кичәдән соң сез кабатлап йөриячәк шигырьләрнең берсе бәлки шушы шагыйрьнең шигыре булыр.

Рүзәл Мөхәммәтшин. Әлеге шагыйрь турында бернәрсә дә әйтмим. Ничек әйтсәм дә субъектив булачак.

«Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым киләчәккә үтеп барышлый», – дип тәмамданды Рүзәлнең шигыре.

Алдагы шагыйрьне тәкъдим итәр алдыннан Йолдыз микрофонны Миләүшә Хабетдинова бирде: «Гөлүсә Батталованы ничек тыңларга кирәк?»

Миләүшә Хабетдинова: «Гөлүсә әле үз юлын эзли дип беләм. Аның рух бик көчле…»

«Мин сине сайланып алмадым, син минем бердәнбер ватаным, җан ярам, сөюем, нәфрәтем янәшә, көлеңдә гөл булып яралам», – диде Гөлүсә Батталова.

Рәмис Аймәт. Алдагы шагыйрьне укыганда шундый бер тәкәббер хис уяна. Без аның белән икәү генә үзгә кешеләр. Башкалардан бик аерылып торабыз. Ул сиңа гына әйтәм дигән сыман аерып ала кебек.

Илсөяр Иксанова. Шигырьнең ике интонациясе була шикелле. Беренчесе язуда чагылган интонация – өтерләр, сызыклар… Күпчелек артистлар шул интонациягә ияреп укыйлар. Ләкин шигырьнең эчке интонациясе дә була, аны шагыйрь үзе генә беләдер, миңа калса. Киләсе шагыйрь шул интонациясе белән хәтердә кала.

«Сорыйлар Кырымнан, Уралдан, Ырынбур, Әстерхан, Төмәннән: «Казанда ниләр бар?» Бу сорау киләчәк язмышка төбәлгән», – дип тәмамлады шигырен Илсөяр Иксанова.

Зиннур Мансуровны тәкъдим итү вазифасы Миләүшә Хабетдиновага тапшырылды.

Миләүшә Хабетдинова: «Миңа шигырьне тыңлаганда эчке моң, йөрәк тибеше һәм фикер кирәк. Яшь буын шигырендә форма артыннан куып, мин ул шигырьдә үземне тапмыйм. Миңа аларны укып, җанны бушатырга һәм шул шигырь белән бик озак яшәргә кирәк. Бу осталыкка яшь буын җитмешенче-туксанынчы елалр шагыйрьләреннән өйрәнсен иде. Чөнки аларда фикер, форма, хис мәңгелек традициягә сеңдерелеп, алар аны безгә мәңгелек итеп бүләк итәләр».

Зиннур Мансуров: Без атаклы китап мәгарәсендә утырабыз. Биредә меңләгән әдипнең рухлары йөри кебек. Алар биредә яңгыраган шигырьләрне тын гына тыңлыйлар кебек.

Луиза Янсуар. Мин үзем шагыйрьләрне ике төргә бүләм: булган әйберне яза торган һәм булмаганны да яза белә торган. Луиза икенче төркемгә карый – хыял дөньясын тудыра белә.

Газинур Морат. Миләүшә апа дөрес әйтте, без, чыннан да, туксанынчы еллар шагыйрьләренә карыйбыз. Аларның һәр китабы безнең өчен аерым мәктәп.

Газинур Морат шигырен «Дөнья бездәй сабыйларын имидән аермасын», – дип тәмамлады.

Марсель Галиев. Киләсе шагыйрь бер сорау куя да үзе белән ияртеп алып китә. Барасың, барасың, барасың нәтиҗәгә, ә барып җиткәнче инде сиңа нәтиҗәнең нинди булуы барыбер була башлый.

«Иң әүвәл дә, иң соңгы да булып тирбәләбез дулкын кочагында», – дип тәмамлады шигырен Марсель Галиев.

Рәдиф Гаташ. Кичәне идеаль дөнья белән тәмамлыйсы килә. Яшәү бик куркыныч. Шигъриятнең шундый көче бар: ул дөньяның артык чалымнарын, артык тапларын юып ала да, идеаль дөнья тудыра. Гаҗәеп матур дөнья! Бу яшәргә көч бирә торган шигърият!

«Мин бик сөенеп утырам бу кичәдә. Мин гомерем буе шигырь белән эш иткән кеше – журналда да 36 ел эшләдем. Хәзер дә тетрәнеп тыңлыйм. Минем «Тукай урамында» дигән бер шигырь бар. Аның соңгы юлларында: «Мәңге шул урамнан күрим сине, дөнья», – диелгән. Анда безнең иң мөкатдәс моң да, туган тел дә, булыйк мәңге без дә шул урамда! Тукай урамында! Без шул урамда булдык та шикелле. Безнең әйтер сүзләребез бар икән, әйтә белүчеләр дә күп икән – кызлардан да, егетләрдән дә бүгенге дөньяны, бүгенге кичерешләрне, бүгенге үзгәрешләрне маңгайга бәреп кенә түгел, читләтеп әйтә белү дә кирәк икән. Безнең шагыйрьләрнең аңа осталыклары бар. Бу кичәне оештырган кешеләргә рәхмәт. Шагыйрьләрне ешрак чыгыш ясатырга кирәк».

Менә шундый кичә иде бу. Биредә бу күп таныш йөзләр – шигырь тыңларга килгән затлы йөзләр иде. Мөдәррис Әгъләм язганча, кабатланырмы икән бу кичә…

Кабатланырга тиеш кебек. Чөнки Йолдыз Миңнуллина микрофон үз кулында булудан файдаланып, үзенә сүз бирмәде – шулай итеп Йолдызның шигыре яңгырамады. Хәер, Йолдыз Миңнуллинаны 26 июньдә тыңлап булачак. Аның шигырь бәйрәме турында тулырак мәгълүмат соңрак булачак.

xхх

Бу кичә сак кына адымнар белән ясалса да, тамашачы булырмы, шагыйрьләр килерме дигән икеләнү булса да, ул нәкъ теләгәнчә, күзаллаганча килеп чыкты. Ни кызганыч, афишада булган Ренат Харис, Разил Вәлиев һәм Ләбиб Лерон була алмады, Ркаил Зәйдулла да килә алмады. Яшьрәк буын күбрәк, өлкәннәр азрак кебек дигән сүзләр дә булды. «Арысланнар ауга ялгыз йөри», дигәндәй (минем сүзләр түгел), бөекләребезне бергә җыю тәвәккәллек иде. Марсель Галиев, Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ, рәхмәт сезгә, шагыйрьләр!

 

intertat.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Ноя
8
Вс
Людмила Уфимцева
Ноя
11
Ср
Ноя
15
Вс
Гөлзадә Әхтәмова
Ноя
16
Пн
Ноя
19
Чт
Наил Ишмөхәммәтов